Мошенниклар телеграмда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның ялган аккаунтын ясаган. Билгесез кешеләр аның исеменнән ялган хәбәрләр җибәрә. Депутат Эдуард Шәрәфиев телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.
«Хезмәттәшләр, игътибарлы булыгыз, ТР Дәүләт Советы Рәисе исеменнән мошенниклар яза», — дип искәрткән ул.