Авыл хуҗалыгында цифрлаштыру тагын ничек тормышка ашырыла?

Соңгы берничә елда авыл хуҗалыгын цифрлаштыру турында күп сөйлибез. Савым залларын роботлаштыру, кәгазь варианттагы документларны бер системага туплау, терлекләрнең электрон паспортын булдыру, өйдән чыкмый гына субсидияләр, кредитлар алу… Авыл хуҗалыгында цифрлаштыру тагын ничек тормышка ашырыла? Ул кемнәргә кагыла һәм гади халык аны ничек тоячак? Без әнә шуны ачыкладык. 

– Бу төр үзгәрешләр, беренче чиратта, бизнеска кагыла, – ди республика мәгълүмати-исәпләү үзәге директоры Нияз Хәлиуллин. – Бу күренешне цифрлы трансформация дисәк, дөресрәк булыр һәм ул фикерләү үзгәрү дигәнне аңлата. Монда без тармактагы идарә итүдә үзгәрешләрне күз алдына китерәбез. Ягъни мәгълүматлар  нигезендә тармак белән идарә итүгә караш үзгәрәчәк.

Әлегә тармакта нинди җитешсезлекләр бар? Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында цифрлаштыру өчен җаваплы җитәкче фикеренчә, хәзерге вакытта күп кенә мәгълүматлар системага я барып җитми, яки югала. Нәтиҗәдә дөрес булмаган карарлар кабул ителә. Икенчедән, теге яки субсидияне алыр өчен бик күп документлар җыеп тапшыру эшне катлауландыра һәм вакытны суза. Өченчедән, эшмәкәрләр белән башкарма хакимият органнары арасында бәйләнеш юк.

Ничек хәл итәсе? Киләчәктә әлеге җитешсезлекләр «Мои субсидии» сервисы аша хәл ителәчәк. Аның ярдәмендә документларны өйдә торган килеш кенә дә җиткереп була. Тиз, ташламалы кредитлар алу буенча да алга китеш сизелерлек булачак.

– Алга таба без кредит бирүне җитештерү күрсәткечләренә нигезләнеп тизләтә алачакбыз. Мәсәлән, бер фермерның 100 баш мөгезле эре терлеге бар, ләкин залогка салырлык бер нәрсәсе дә юк, ди. Тик аның җитештерү күрсәткечләре бар. Булган мәгълүматларга таянып, без бу хуҗалыкта бер елдан соң нинди вазгыять булуын чамалап, аңа кредит алуда ярдәм кулы суза алачакбыз, – ди Нияз Хәлиуллин.

«Агрополия» аграрийлар өчен бердәм цифрлы платформасы исә фермерларга республика һәм федераль башкарма хакимият органнары белән эшчәнлек алып барырга ярдәм итәчәк.

Билгеле булганча, 1,5 ел элек хайваннарны барлап, аларны махсус саннар белән билгели башладылар. Терлекләрне идентификацияләү – шулай ук цифрлаштыруның бер чагылышы.

– Бүгенгә республикадагы терлекләрнең 35 процентына уникаль номерлар бирелгән. Тиздән Татарстандагы терлек санына карата сораулар бөтенләй булмаячак. Теге яки бу терлекнең авырлыгы, әти-әнисе, уртача күпме сөт бирүе, кайчан бозаулаячагы, нинди прививкалар ясалганлыгы, авырулары, үлүе – барысы да электрон паспортта күрсәтеләчәк. Сер түгел, продукция базарында үлгән мал сату очраклары да бар. Барлык терлекләрнең дә электрон паспорты булгач, мондый очраклар булмаячак.

Нияз Хәлиуллин киләчәктә бу яңалыкның шәхси хуҗалыкларга да кагылачагын әйтте.

Яңалыклар күпчелек очракта бизнес, эшмәкәрләргә кагылса да, тармактагы үзгәрешләрне узган ел шәхси хуҗалыкларга да сизәргә туры килде. Алар терлекләр тоткан өчен бирелә торган субсидияне «Мои субсидии» сервисы аша эшләделәр. Дөрес, яңалык күп кешедә канәгатьсезлек уяткан иде. Хуҗалык кенәгесен электрон форматка күчерү авыл советында эшләүче хезмәткәрләрнең дә сабырлыгын шактый сынады. Халыкка да теге яки бу документны эзләп, шактый борчылырга туры килде.

– Яңалык һәрвакыт авыр кабул ителә. Бу табигый, – ди белгеч безнең соравыбызга каршы. – Башкарып чыкканчы, бу эшне эшләп булуны бөтенләй күз алдына китермәделәр. Бик зур каршылык булды, ләкин һәр кеше моның иртәме-соңгы кабул ителәсен белә иде. Башкарып чыккач, рәхмәт сүзләре дә күп ишеттек.

Нәрсә үзгәрәчәк? Нияз Хәлиуллин әйтүенчә, күпчелек эшнең электрон форматка күчүе коммуникацияләр, карарлар кабул итү һәм дәүләт ярдәмен алу тизлеген үзгәртәчәк. Мәгълүматлар да ачык булачак.

– Рәсми статистика реаль тормыштан еш кына аерыла. Ә саннар компьютерга күчерелгәч, барысы да ачык булачак. Узган ел, мәсәлән, әлеге эш нәтиҗәсендә 100 мең гектардан артык файдаланмый торган җир мәйданнары ачыкланды. Әлегә авырлыклар да бар. Теләсә нинди яңалык кереп китсен өчен, вакыт кирәк. Икенчедән, кайбер районнарда интернет начар эшли. Өченчедән, компьютерлар җитми, булганнары да иске. Дүртенчедән, кадрлар кытлыгы. Бу – иң зур проблемаларның берсе. Авыл җирендәге заманча предприятиеләрдә хезмәт хаклары шәһәрдәгегә караганда күбрәк тә әле. Искечә эшләгән оешмаларга кадрлар беркайчан да кайтмаячак. Кайткан очракта да, алар анда озак эшләмәячәкләр, – ди Нияз Хәлиуллин.

Авыл хуҗалыгына цифрлаштыру тирәнрәк үтеп керү эш урыннары кыскаруга китермәсме? Авылда сыер савучы апа эшсез калмасмы, янәсе. Бу сорауга Нияз Хәлиуллин менә нәрсә дип җавап бирде:

– Юк. Киресенчә, кешеләр җитми. Бөтен эшне дә тулысынча роботлаштыруга күчереп бетереп булмый. Бу мөмкин дә түгел. Саву залында сыер савучының хезмәте барыбер кирәк булачак, ләкин аның эш тәртибе үзгәрәчәк. Югары квалификацияле сыер савучы югары хезмәт хакы алып эшләячәк.

 

Якын киләчәктә агросәнәгать комплексын танымаслык итеп үзгәртергә сәләтле булган төп 5 алдынгы технология:

  1. Савым роботлары. Әлегә безнең республикада якынча 3 процентны тәшкил итә. Татарстанда, Россиядә беренчеләрдән булып, роботлаштырылган ферма төзелде.
  2. Пилотсыз техника.
  3. Зур мәгълүматлар белән эшләүче система.
  4. Космомониторинг. Ул бар һәм без аның белән күптәннән шөгыльләнәбез. Мәсәлән, кырларның электрон паспортларының 90 проценты электрон форматта эшләнә.
  5. Белем. Ун ел эчендә классик төрдә белем алу үзгәрәчәк.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү