3 ел эчендә барлык маллар паспортлы булачак

2021 елның 1 сентябреннән мөгезле эре терлекләрнең бердәм идентификациясе буенча закон үз көченә керә. Мәгълүм булганча, Татарстанда бу эш сынау рәвешендә Арча һәм Балтач районнарында башланган иде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов аңлатуынча, бозауларның бер колагына бердәм мәгълүмати системага теркәлгән уникаль сан һәм qr-код белән тамгалар урнаштырыла. Шуннан соң районның ветеринария хезмәте терлекләргә ветеринария паспортын булдыра. Анда исә барлык мәгълүматлар да тупланып барачак.  Әлеге паспорт белән теләге булган һәркем таныша алачак. Моның өчен телефонны терлеккә беркетелгән qr-код ка якын китерү дә җитә.

– Чиплаштыруны теләсә кайсы вакытта эшләргә мөмкин. Махсус тамганы бозауларга да, зур малларга да салалар. Әлеге процедураның терлекләргә зыяны юк. Алар тамга куйганда авыртуны да сизми, – диде ул.

Министр урынбасары чиплаштыру белән Кукмара һәм Әтнә районы терлекчеләре дә кызыксына башлавын җиткерде.

Республика мәгълүмат һәм исәпләү үзәге җитәкчесе Нияз Хәлиуллин әйтүенчә, бүген системада 200ләп терлек бар.

– Әлегә бозаулар гына кертелә. Хуҗалыклар уникаль номерлы биркалар сатып ала, чиплаштыру икешәр – күзгә күренеп торган һәм электрон бирка белән бара. Тамгалар тагылгач, терлек турындагы бөтен мәгълүмат системага кертелә һәм аның паспорты булдырыла, – диде Нияз Хәлиуллин.

Ике бирканың бәясе – 117 сум. Әлеге вакытта республика мәгълүмат һәм исәпләү үзәге аша 5 мең тирәсе бирка сатып алынган.

– Хуҗалыклар моңа кадәр дә биркаларны сатып ала иде инде. Бу алар өчен артык чыгым һәм мәшәкать тудырмас. Күпләп алган очракта, ташлама да каралган, – диде ул.

Татарстанда өч ел эчендә бөтен терлекне бердәм идентификация системасына кертеп бетерергә ниятлиләр.

– Бу процесс тиз генә бара алмый. Закон кергәч, уникаль номерсыз, QR-кодсыз терлекне каядыр башка урынга күчерергә һәм сатарга ярамаячак. Шуңа күрә өч ел эчендә бөтен терлек идентификацияләнергә тиеш булачак, – ди Нияз Хәлиулллин.

Гади халыкка туры килердәй механизм әлегә уйланылмаган булуын да әйтте.

-Сөт тапшырганда билгеле бер проблемалар бар, алдаулар да күп була. Шуңа күрә сөт җыючылар, кооперативлар белән бу мәсьәләне карыйбыз, – диде ул.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы Елена Ильина әйтүенчә, бердәм идентификацияләү эпизоотик вазгыятькә дә уңай йогынты ясаячак.

– Безнең өчен чиплаштыру терлекләрдәге зарарлы авыруларны булдырмый калу максатыннан кирәк. Моннан тыш, ул аларның таралу юллары һәм авыруның каян килеп чыкканын билгеләргә дә ярдәм итәчәк. Шулай ук терлекләрне алыштырып та булмаячак. Моннан тыш, махсус вакцина ясалмаган малларны бер урыннан икенче урынга күчерү дә мөмкин булмаячак, – диде ул.

Җитәкче сүзләренә караганда, киләчәктә кошлар, хәтта умарта кортлары гаиләләре дә идентификацияләнәчәк. Тик бал кортларын ничек чиплаштырачаклары гына аңлашылып бетмәде…

Зөһрә  Садыйкова


Фикер өстәү