– Соңгы елларда шатлыклы хисләрдән хәтта күзгә яшьләр килә. Бу – канәгатьлек, шөкер итү хисе. Әтиебез – мич чыгаручы, әниебез сыер савучы булган гаиләдә үскән балалар – бишебез дә югары белем алдык, тормышта үз урыныбызны таптык. Өлкән абыебыз озак еллар Чирмешәндә район газетасында эшләде, Рафаэль абыйны күпләр Чаллының вице-мэры буларак белә, тагын бер абый Чаллыда бассейн директоры иде, тренер, апам – тәҗрибәле укытучы. Миңа республика телевидениесендә эшләргә Аллаһ илһам бирде. Хәләл җефетем Мөршидә дә – журналист, улларыбыз Идел белән Ихтыяр да шушы өлкәдә. Журналистика минем балачак хыялым иде. Телевидение журналисты гел күз алдында бит: матур киенергә, үзеңне гел тәртиптә тотарга кирәк. Иртән гимнастика ясарга, көненә 10 мең адым җәяү йөрергә тырышам. Шул ук вакытта олыгая баруны да онытмау мөһим. 55 яшемне тутырдым бит. Хәзер организм башкача эшли икән. Әйтик, бакчада эшләгәндә дәрт артканын тоям. Сандугач сайравын тыңлау, саф һаваны киерелеп сулау көч бирә. Ни дисәң дә, без авыл балалары бит. Хатынымның Казаннан 60 километр ераклыктагы туган авылында йортыбыз бар. Үземнең туган авылга да кайтып йөрибез. Һәр көнгә шөкер итеп яшәргә тырышабыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез