Өч көн дәвам иткән Дәүләт Думасына депутатлар сайлау тәмамланды. Хәзер инде сайлау участокларында сайлаучылар тавышын санарга керештеләр. Беренче нәтиҗәләр озак көттермичә ил халкына игълан ителер дип көтелә. «Россия коммунистлары» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе беренче секретаре Мөнир Гафиятуллин үз чиратында, сайлау югары дәрәҗәдә оештырылды, дип белдерде.
Аның сүзләренчә, партиядән 120 кеше күзәтүче булган. «Барысы да закон кысаларында алып барылды, бер генә бәйләнерлек сәбәп тә табылмады. Сайлау участокларында барлык партияләргә карата бер үк төрле караш булды», – диде ул.
Мөнир Гафиятуллин быелга сайлауда халыкның активлыгына игътибар иткән. “Сайлау көннәрендә барлык партиядәшләребез белән аралашып тордык. Безнең партиядә комбайнчылар да бар. Алар бу көннәрдә кырларда уңыш суктыру белән мәшгуль булсалар да сайлау барышы белән дә кызыксынып бардылар. Һәрвакыт безнең белән элемтәдә булдылар. Шуны әйтергә кирәк: халык быел бик актив иде. Үзәк телеканалларны карап барган булсагыз, анда да Татарстан үрнәк төбәк буларак китерелде. Иртәнге сәгать унда ук Республикада 53 процент халык сайлауга килгән. Бу Татарстан халкының сайлауга җаваплы каравын күрсәтә. Моннан тыш сайлау уңаеннан үткәрелгән чаралар да күңелгә хуш килерлек иде. Халык ярминкәләрдә арзанрак бәягә товар сатып ала алды. Район-шәһәрләрдә, Казанда бәйрәм концертлары, төрле чаралар оештырылды. Халыкның аларда бик теләп катнашуын күрдек”, – диде ул.
Мөнир Гафиятуллин әйтүенчә, алар сайлауның икенче көнендә Лаеш районындагы Атабай бистәсендә участоклар эше белән танышкан. Халык белән аралашып, сайлау барышы белән кызыксынган. “Яшь партия булгач, тәҗрибәбез дә аз. Шулай да тырышабыз. Башкалардан калышмыйбыз, кандидатларыбыз да Дәүләт Думасына узар дигән өметтә торабыз”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез