Әлфинур Яруллина: «Авыртса да аягым, кирәк түгел таягы»

Үзеңне ничек бар шулай яратырга кирәк! Казанда яшәүче Әлфинур Яруллина әнә шулай дип әйтә. «Мин авырыйм», – дип зарланып утыра торганнардан түгел ул. Киресенчә, эчендәге борчуларын кешегә күрсәтмичә, елмаеп яшәргә өйрәнгән. Үзе әйтмешли, гомер буе кешеләргә яхшы кәеф өләшергә, күңелен күтәрергә тырышкан. Хәзер дә шулай.

– Бик озак еллар чәчтараш булып эшләдем. Көнозын басып тору үзенекен итте, 2010 елда аякларым авырта башлады. Башта, узар әле, дидем. Ике ел буе хастаханә юлын таптадым. 2012 елда миңа гоноартроз дигән диагноз куелып, инвалидлык бирделәр. Биш ел элек бер аягымның тезенә операция булды, икенчесенә ясатмадым әле, – ди ул.

Әлфинур апа ире Равил белән ике ул үстерә. Кызганыч, моннан ике ел элек Равил абый вафат булган. Әнә шул хәсрәт Әлфинур апаны бөтенләй үз эченә бикли. Ишекне эчтән яба, кеше белән аралашудан туктый. Күңеленең китек чагы була. Менә шул чакта сеңлесе аны «Восхождение» тернәкләндерү үзәгенә чакыра.
– Менә кая киләсе калган икән! Тормышым яңадан башлангандай булды. Бик теләп кул эшләренә өйрәндем. Сәйләннән агачлар да ясадым, чәчәкләр, гөлләр дә. Аннары инде чигәргә өйрәндем. Кул эшләренә үзәктә эшләүче Альбина  Крайнова өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле, – ди Әлфинур ханым.
Эшне яратуы, тырышлыгы аңа җиңүләр дә китерә. Әлфинур ханымга «Абилимпикс» бәйгесендә катнашырга тәкъдим итәләр. 2019 елда сәйлән белән чигү буенча Татарстанда беренче урынга чыга, Россиядә дүртенче була. Кайткач ул тагын да ныклап шөгыльләнә башлый. 2020 елда янә бәйгедә катнаша. Чигү осталыгын күрсәтә. Эшен югары бәялиләр. Әлфинур ханым Татарстанда да, Россия күләмендә дә беренче урынга чыгып, алтын медаль яулый.
– Вак эш булса да, кул эшләрен бик яратам. Элегерәк гаилә мәшәкате булды, балалар үстердек. Хәзер гомернең шундый чагы – рәхәтләнеп үземнең күңелне күреп яшим. Олы улымның хатыны бик акыллы. Оныгым Самира уңышлары белән сөендерә. Кече улым да –янәшәмдә. Барыбыз бергә тату гына гомер итәбез. Быел  фатирыбызны сатып, Лаеш районыннан йорт алып, шунда күчендек, – ди ул.
Әлфинур ханым үзен кызганнарын яратмый. Киресенчә, ул үзен әле башка бик күпләрдән көчлерәккә саный.
– Инвалидлык биргәч, миндә үзгәреш булды. Күңелсезләнеп йөргән Әлфинур кинәт кенә көчле кешегә әйләнде дә куйды. Үземә максат куйдым – алга барырга, матур итеп яшәргә кирәк, дидем. Әлбәттә, сәламәтлекне сатып алып булмый, әмма аяклар йөргәнгә мин бик шат. Кайчак таякны да ташлап калдырам әле. Таянып йөргәнгә караганда, ансыз йөрүне кулай күрәм. Үземне шуңа өйрәтәм. Олыгайгач, бәйгеләрдә катнаша башлавыма күңелем сөенә. Мин үземне кирәкле итеп тойдым. Минем белән горурланалар, аеруча улларыма җиңүләрем ошый.
Әлфинур ханым кул эшләренә өйрәнгәч, барлык якыннарына үзе тудырган матурлыкны өләшә икән.
– Кешеләрне сөендерә алу – зур бәхет, – ди ул. – Үрелгән чәчәкләр, чигелгән гөлләр матур, күзне иркәли икән, димәк, мин дөрес юлны сайлаганмын.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү