Чулпан Хамматова гаиләсенә кагылышлы серен ачты

Актриса Чулпан Хамматова гаиләсе белән бәйле бер серен чиште. Аның бөтен кызлары да үзенеке түгел икән, икенче кызы — Асяны ул балалар йортыннан алган булган. Бу хакта Чулпан үзе «Осторожно, Собчак»ның ютубтагы яңа чыгарылышында хәбәр итте.

Бала алырга җыенгач, аңа бик күп авырлыклар кичерергә туры килгән.

Кызын хастаханәдән алган вакытта директор артымнан: «Әлбәттә, сезгә пиар ясау өчен генә кирәк!» — дип кычкырып калды, ди ул.

Асяны актрисага бирмәс өчен бик озак вакыт «көрәшкәннәр», аның йөрәк белән бәйле куркыныч авырулары бар дип тә уйлап чыгарганнар. Хастаханәгә чираттагы тапкыр килгәндә җыештыручы аңа сер итеп кенә җитәкче кешенең ришвәт көтүе турында әйткән һәм аны полиция белән куркытырга киңәш иткән.

Чулпан нәкъ шулай эшләгән дә. Үзендә документлар булуын һәм полиция белән киләчәген әйткәч, кызны аңа шундук биреп җибәргәннәр. Кызның сәламәтлеген тикшергәннән соң аның сау-сәламәт булуы ачыкланган.

Чулпан Асядан аны тәрбиягә алган булуын яшермәгән. Кыз бүгенге көндә барысын да белә һәм аңлап кабул итә.


Фикер өстәү