Собчак Казан янындагы Көек бистәсе урамнарын су басу турында язган

Журналист бу проблеманы үзенең телеграм-каналында яктырткан.
Журналист Ксения Собчак үзенең телеграм-каналында Казан янындагы Көек бистәсе урамнарын су басу турында язган. Аның әйтүенчә, биредә яшәүчеләр, юлларда гаять зур күлләвекләр барлыкка килү сәбәпле, ишегалларыннан машинада чыга алмыйча интегә. Көн саен шул хәл. Хакимияттәгеләр әлеге проблеманы берничек тә хәл итә алмый.

Лицейга бара торган юл да су астында калган. Биредә кар эрүдән хасил булган күлләвек – кечерәк кенә күл хәтле.
Көектә яшәүчеләр “Халык контроле” порталы аша хакимияттәгеләргә бу хакта кат-кат мөрәҗәгать итеп тора. Ләкин бернинди чара күрелми – гүя барысы да күлләвекнең кипкәнен генә көтеп тора.
– Татарстанның кечкенә генә үз Венециясе бар, димәк. Ләкин моңа беркем дә шат түгел, – дип язган Собчак.


Фикер өстәү