Рөстәм Нәбиев «1 канал»ның танылган тапшыруында катнашкан

Рөстәм Нәбиев инстаграм битендә беренче каналның «Мужское/Женское» тапшыруында катнашуын хәбәр итте.

«Бу минем өчен казаныш түгел, ләкин мин бик шат. Мине күреп алганнар икән,  димәк, дөрес юнәлештә барам», дип язган ул.

Шулай ук Рөстәм алып баручы Юлия Барановская белән танышуын, аның: «Мин эфир буе сине килеп кочакламас өчен түздем» диюен әйткән.

 


Фикер өстәү