Кыз «Беренче канал»га комментарий биргәндә ярдәм сорауны аңлатучы ишарә ясаган ВИДЕО

Беренче каналда «Мужское/Женское» тапшыруында бер кыз ишарә белән ярдәм сораган. Тапшыруның бу чыгарылышы 4 яшьлек кызны опегага алып, хәзер тикшерүләр узучы Мәскәү гаиләсенә багышланган була.

Сюжет төшергәндә олы кызы әнисен һәм кече сеңлесен ничек яратканын хакында сөйли. Шул ук  вакытта ул кулын күтәрә һәм халыкара ярдәм сорау ишарәсен күрәтә — баш бармагын кысып, берничә тапкыр бармакларын бөкли. Бу хәрәкәт ярдәм сорау дип санала.

Тамашачылар сигналны танып, тапшыру редакциясенә мөрәҗәгать итә. Mash телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, төшерү төркеме Тикшерү комитетына гариза язган.


Фикер өстәү