Июль Татарстанга яңгыр, яшен, җил һәм эссе һава торышы алып киләчәк

Июль башы Татарстанга яңгыр, яшен, җил һәм эссе һава торышы алып киләчәк. Татарстан Гидрометеоүзәге шул хакта хәбәр итте.

Шимбә, 1 июльдә, кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен дә булыр дип көтелә. Төнге температура 13–18 градус җылы булса, көндез  22–27 градус булачак.

Якшәмбе һава торышы үзгәрәчәк. Шулай ук яшенле яңгыр, җил көчәю көтелә. Һава торышы төнлә – 11–16, көндез  22–27 градус җылы булачак.


Фикер өстәү