Татарстанда ялларда нинди һава торышы булачагын фаразладылар

Татарстанда эссе һаваны яшенле яңгырлар, көчле җил алыштыра. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 16 июльдә көндез +24…+29 градус, кыска вакытлы яшенле яңгырлар булачак.

Төнлә +14…+19 градус. Якшәмбе – 17 июльдә дә урыны белән яшенле яңгырлар явачак. Көндез +24…+29, төнлә +14…+19 градус җылы. Синоптикларның башлангыч фаразларына караганда, киләсе атна башында – 18–19 июльдә һава торышы янә тотрыксыз: яшенле яңгыр, көчле җил көтелә. Дүшәмбедә көндезге сәгатьләрдә +24…+29, төнлә +14…+19 градус җылы булачак. Сишәмбе бераз җиләсләнә: көндез термометрның терекөмеш баганасы +21…+26 градусны күрсәтәчәк.,


Фикер өстәү