Яңа штраф: чүп ташлап машинасыз калырга мөмкин

Автомобиленнән чүп ташлап калдырган кешеләргә 200 мең сумга кадәр штраф салырга, ә автомобильләрен конфискацияләргә дә мөмкиннәр. Россия Президенты Владимир Путин шул уңайдан яңа закон имзалады.  

Татарстанда бу эшне экологлар башкарыр дип көтелә. Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Елена Веселова сүзләренә караганда, чүп ташлаучыларны камера ярдәмендә ачыклаячаклар. Аларны чүп җыелган урыннар тирәсенә куярга дип исәпләп торалар.

«ЧИСТАБУЛАЧАК» экологик хәрәкәте активисты Алинә Шәймәрданова да чүп ташлаучыларга штраф күләме арткач, бәлки, аларның саны кимер дигән өметтә.

– Һәркем җаваплы булырга тиеш. Кайчакта кеше артыннан чүп җыеп йөргәндә, ачу да килә. Без бит табигатьне пычратып кына калмыйбыз, андагы тереклеккә дә зур зыян салабыз. Чүпнең үз урыны бар аның. Мондый закон күптән кирәк иде, – ди ул.

Татарстанның Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман һәм юл буйларына чүп ташлаган кешеләрне фотога төшерә торган махсус җиһазларны берничә ел элек куя башлаганнар иде инде. Ул чакта алар  урманга зыян салучыларны ачыклады. Казандагы шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев сүзләренчә, урманчыларның үзләренә генә юл буендагы тәртипне саклау кыенрак булган. Чөнки чүп ташлаучыны  эләктер өчен, камераны ераграк урнаштырырга кирәк икән. Аның өчен җавап бирүче кеше булмагач, күрсәтеп куярга да ярамаган.

– Ул җиһаз 25 метр арадан төшерә иде. Аны без агач арасына качырып кына куйдык. Камераларны ватып китү очраклары да булгалады. Бу яңалыкка шатландык. Димәк, тәртип булачак, – ди ул.

Урманчы сүзләренчә, алар куйган җиһаз елына табигатькә зыян салучы 7–8 машина йөртүчене генә тоткарларга булышкан. Хәзер инде яңа камералар куелып, табигатькә зыян салучыларны күбрәк ачыклап булыр, дип өметләнә ул.

Яңа закон буенча, автомобильдән яки мототранспорт чарасыннан ярамаган урында чүп ташлаган өчен гражданнарга – 10–15 мең сум, вазыйфаи затларга –  20–30 мең сум, юридик затларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф салыначак. Кабат хокук бозган өчен транспорт чарасын конфискацияләү белән бергә икеләтә күләмдә штраф каралган. Әгәр бу кагыйдәне йөк автомобильләре, тракторлар яки тагылма арбалар бозса, гади гражданнарга – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 120 мең сумга кадәр акчасын чыгарып бирәсе була. Тагын шунысы бар – йөк машинасын конфискацияләргә дә мөмкиннәр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: rusovok.ru


Фикер өстәү