Газетага язылу

Башка төбәктә ял иткәндә чирләсәң, ничек медицина ярдәме алырга? – Аңлатабыз

Җәй якынлаша. Чираттагы яллар чоры җитә. Әлбәттә, барыбыз да ялның әйбәт һәм имин узуын тели. Ләкин көтмәгәндә генә сәламәтлекнең сынату куркынычын да истән чыгарырга ярамый.

Башка төбәктә ничек бушлай медицина ярдәмен алырга? Анда мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) полисыннан файдаланырга мөмкинме? Федераль Мәҗбүри медицина иминияте фонды рәисе Илья Баланин “Российская газета” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Шуны онытмагыз: ОМС полисына ия булучы, кайда гына ял итәргә бармасын, медицина ярдәме алуга хокуклы. Әлбәттә, анда медицина оешмасы булса. Полисның башка төбәктән бирелүе сәбәпле сырхауга ярдәм кулы сузудан баш тарту закон бозу булып тора. Полисны чираттагы ял вакытына яңадан рәсмиләштерү таләп ителми: хроник авыру көчәйсә яки кинәт чирләп кителсә, теләсә кайда табибка күренергә мөмкин”, – дип аңлатып үткән Баланин.
 
Нинди документлар кирәк:
– Медицина оешмасына мөрәҗәгать иткәндә, үзең белән шәхесне раслаучы документ (зурларга – паспорт, балаларга – туу турында таныклык) һәм ОМС полисы булса әйбәт.
– Ашыгыч ярдәм таләп ителсә, паспортсыз да кабул итәләр, әмма җиңелчәрәк очракларда паспорт яисә полис күрсәтергә кирәк.
– Кинәт кенә ашыгыч ярдәм таләп ителсә, “103” яки “112” номерына шалтыратып, медицина бригадасын чакыртырга яки якындагы стационарның кабул итү бүлегенә мөстәкыйль барырга: мондый очракларда документларың үзең белән булмаса да кичекмәстән ярдәм күрсәтелә.
– Хроник авыру көчәйсә яки җиңелчә генә авырып кителсә, якындагы поликлиникага мөрәҗәгать итәргә. Анда тиешле медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
– Шуны да истә тотыгыз: бик каты теш сызлау да кичекмәстән ашыгыч ярдәм таләп иткән авырулар исемлегенә кергән.
 
Ярдәм күрсәтүдән баш тартылса, нишләргә?
“Поликлиникада яки медицина оешмасында кабул итүдән баш тартсалар, беренчедән, баш тартуны язмача таләп итегез, икенчедән, баш табибка мөрәҗәгать итегез, өченчедән, үзегезнең иминият компаниясенә шалтыратыгыз. Шалтыраткач ук күп кенә проблемалар хәл ителә: медицина оешмалары ярдәм күрсәтүдән сәбәпсез баш тартуның үзләренә штраф белән янавын аңлый”, – дигән белгеч.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре