Газетага язылу

Кардиолог эсседә нинди чирләрнең көчәюен аңлатты

Эсседә инфаркт һәм инсульт куркынычы арта. Кардиолог Ольга Дорохова “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шуны искәртеп үткән.

Кардиолог эсседә нинди чирләрнең көчәюен аңлатты
«Татар-информ»

Аның әйтүенчә, эссе көннәрдә иң элек йөрәк-кан тамырларында көйсезлекләр булган кешеләргә куркыныч яный. Болар – инфаркт, инсульт яки коронар артерияләренә операция (стент яки шунт) кичерүчеләр, стенокардиядән, гипертония, шикәр чире, йөрәкнең җиткелекле эшләмәвеннән интегүчеләр. Шулай ук артык авырлык та начар йогынты ясарга мөмкин.

Шул ук вакытта табиб хәтта үзләрен сәламәт санаучыларга да игътибарлырак булырга киңәш иткән.

Россиядә яшәүчеләрнең 40 проценты чамасы яки 58 миллион кеше җәен йөрәк-кан тамырларына хәтәр янарга мөмкин, дигән белгеч.

Аның әйтүенчә, аномаль эссе чорларда инфаркт-инсульт очраклары уртача 10-30 процентка, ә өлкән яшьтәгеләрдә, хроник авырулы кешеләрдә – тагын да күбрәккә арта.  Һава температурасы 30 градустан югарырак булып, югары дәрәҗәдә дымлылык күзәтелсә, аеруча хәтәр.

Белгеч сүзләренә караганда, температура +25...+30 градус булганда ук организм “суыту” механизмын эшкә җигә: тән тиресендәге кан тамырлары киңәя, үзәк кан тамырларында кан кими, шуңа күрә йөрәккә ешрак тибәргә туры килә.

Температура 30-32 градуска күтәрелсә, пульс минутына нормадан 10-20гә, ә челлә озак сузылса – минутына 30-40ка күбрәк тибә. Нәтиҗәдә йөрәккә киеренкелектә эшләргә туры килә. Бу исә ишемия яки йөрәкнең җиткелекле эшләмәве очрагында аеруча хәтәр. Моннан тыш тир белән көненә 2-3 литр сыеклык югала. Шул сәбәпле, кан куерып, тромб куркынычы арта.

Ниһаять, калий һәм магний җитмәүчелеге барлыкка килә, ә бу исә аритмиягә китерергә мөмкин, дип басым ясап әйткән табиб.
Белгеч әйтүенчә, аномаль эсселек башланганнан соң беренче 10 сәгатьтә инфаркт-инсульт очраклары күп теркәлә. Бу организмның эссегә җайлашырга өлгермәвенә бәйле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Табиб җәйге чорда йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметү өчен “пик” сәгатьләрендә – 11.00-16.00 сәгать аралыгында кояш күзендә йөрмәскә, көненә 1,5-2,5 литр чиста су эчәргә, шулай ук кондиционерга, су коенуга  саграк булырга киңәш иткән.
Ул шулай ук тоз куллануны киметү зарурилыгын искәрткән. Тоз, организмдагы суны тоткарлап, кан басымын арттыра. Кардиолог искә төшереп үткәнчә, аны тәүлегенә 5 граммнан (түбәләмә өймичә, 1 чәй кашыгы) арттырырга ярамый. Шул ук вакытта, табиб сүзләренә караганда, күпләр тозны көненә 10-20 грамм чамасы куллана.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре