Билетлар бер атна алдан сатылып беткән иде. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки бу — тамашачылар үзләре сорап алган спектакль. Аның үзенчәлекләре нидә, башка сәхнә әсәрләреннән нәрсәсе белән аерыла икәнен Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, драматург, Әлмәт театры актрисасы Резедә Хәертдинова «Ватаным Татарстан» өчен махсус язган мәкаләсендә ачып бирә.
Соңгы дип аталса да, беренче булды
«Соңгы Маһиҗан» премьерасына Туймазыга бик нык барасым килде. Сәбәпләре күп иде. Беренчедән, Равил Сабыр безнең күзалдында язды бу пьесаны. Безнең дигәнем — ул Заманча драматургия семинар-лабораториясендә катнашучылар. Әлмәт театры, ТР Язучылар берлеге, «Татнефть» хәйрия фонды һәм Башкортостанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге оештырган бу укуларның әһәмияте әйтеп бетергесез. Чөнки белгәнебезчә драматурглар өчен бәйгеләр дә уздырыла, семинарлар да, тик күп очракта ул чараларның нәтиҗәсе генә күренми — җиңүче авторларның пьесалары театрларда бик сирәк очракларда гына куела. Ә Әлмәттә Зиннур Сөләймәнов тәкъдиме белән башлап җибәрелгән лабораториянең төп максаты шул иде ки, биредә язылган пьесалар театрда куелырга тиеш. Һәм менә «Соңгы Маһиҗан» дип аталса да, Равил Сабырның пьесасы финалга чыккан әсәрләр арасыннан беренче булып сәхнәгә менде.
Туфан Миңнуллинның шундый сүзе бар: «Пьесаны ничек язарга кирәк икәнен ул спектакль булып куелгач кына аңлыйсың». Чөнки шуңа кадәр ул язылып беткән дип саналмый. Язу — бер хәл, сәхнәдә күрү — икенче нәрсә. Алдан пьесаны укыгач, әлеге драматургик материалның сәхнәдә ничек итеп уйналуын карау миңа бик кызык иде.
Мине тагын бер әйбер гаҗәпләндерде, сокландырды дисәм дә ярый. Заманча драматургия семинары башлап язучылар өчен әзерләнгән программа буенча барды. Равил Сабыр, инде әллә ничә театрда пьесалары куелган танылган драматург, бер дә тарсынып тормыйча студентлар, журналистлар, артистлар, инженерлар белән бер партага утырып дип әйтик инде, алар белән бергә лекцияләрне тыңлап, биремнәрне үтәп утырды. Анда бит һәркемнең эшен иләк аша үткәреп тикшерделәр, тәнкыйтьләделәр дә, шелтәләп тә алдылар, остазлардан һәм башка авторлардан текстны яхшырту буенча тәкъдимнәр яңгырады һәм Равил Сабыр өчен бернинди искәрмә ясалмады, барыбыз да бертигез идек. Ул бернинди гонорсыз безнең кебек үк тәнкыйтьне дә тыңлады, яңгыраган тәкъдимнәргә үз фикерен әйтте, бәхәсләште, башка авторларның әсәрләрен яхшырту өчен үзенең идеяләре белән дә бүлеште, әсәрен кат-кат төзәтте, үзгәртеп язды. Финалга кадәр барып җиткән сигез пьесаның барысы да, әлбәттә инде «Соңгы Маһиҗан» да, менә шулай күмәк хезмәт белән дип әйтик инде үсә-үсә, камилләшә-камилләшә туды. Шуңа күрә аның сәхнәдәге гәүдәләнешен бик күрәсем килде.
Кырмыска оясы өстендә төн кунсаң, ни була?
Барасым килүнең тагын бер сәбәбе — Туймазы театрында минем булганым бар иде инде, хәтта сәхнәсендә бу театр артистлары белән бергәләп уйнаганым да бар иде. Хикмәт шунда ки, моннан дүрт-биш еллар элек безнең бик кызыклы уртак проектыбыз бар иде, ул минем бик нык исемдә калды. Режиссёр Байрас Ибраһимов Туймазыда да, Әлмәттә дә Илгиз Зәйниевнең «Әрем исе» спектаклен куйган иде. Без, ике театр артистлары, партнёрларыбызны алмашып уйнадык. Мәсәлән, мин Туймазыга барып андагы артистлар белән Нурзилә ролен уйнадым, аннан Әлмәткә минем сәхнәдәге бабайларым килеп уйнады. Шуларның берсе, Башкортостанның халык артисты Данил Нурыйханов иде, ул «Соңгы Маһиҗан»да Галимәрдән карт ролендә. Шуңа күрә минем үземә таныш Туймазы артистларын да күрәсем килгән иде. Сүз уңаеннан, «Әрем исе» драмасы бик халыкчан, тамашачы яратып йөри торган спектакль иде. Бу юлы Туймазыга килгәч тә залда шундый ук театрны үлеп ярата торган тамашачылар утыра кебек тоелды миңа.

Спектакль ни турында соң? Сабан туе батыры Кәрим — Маһиҗановлар нәселенең соңгы вәкиле. Иркәгә өйләнгәндә ул биш малай үстерү турында хыяллана. Тик кызны сорарга килгәч, аның әнисе бездә хатыннар кызлар гына таба, дип кисәтә. Шулай килеп чыга да. Ә күршедә яшәүче Галимәрдән карт малай алып кайтуның әллә ничә төрле ырымын белә: хатын белән йоклаганда башка колакчынлы бүрек кияргә кирәк, аякта чүчинке (галош кигертелгән киез итек) булырга тиеш, мендәр астына балта салып куясы һ.б. Ә хатыныңны урманга алып барып кырмыска оясы өстендә төн кунсаң, әбәзәтелни игезәк малайлар туа, ди.
Спектакльне сәхнәгә Туймазы театры режиссеры Айдар Зарипов куйган. Рәссам — Рима Госманова. Рольләрне Башкортостанның халык артистлары Данил Нурыйханов, Гөлназ Латыйпова, Айрат Солтановлар белән беррәттән яшь, сәләтле артистлар Илсур Миңнегалин, Ләйлә Ишбулатова, Гөлнур Җиһангирова, Фирдүс Гәрәев, Тимур Хаҗиевлар башкаралар.
Алтынчы кызына Габдрахман дип исем кушкан ди берәү
Әлбәттә артистка булып эшләгәч, мин пьесаның кыскаруына, кайбер кисәкләрнең төшеп калуына аптырамадым. Чөнки без театрда бик күп пьесалар укыйбыз, кайсыдыр берсен сайлап алгач, режиссёр аны барыбер үзгәртми калмый: кайбер урыннарын алып ата, кайбер нәрсәләр өсти дә, чөнки сәхнәнең үз законнары һәм спектакльнең башыннан ахырына кадәр тамашачының игътибарын, кызыксынуын тотып торырга кирәк. Миңа калса, Туймазыда бик кызыклы спектакль килеп чыккан.
«Соңгы Маһиҗан» комедиясе беренче секундларыннан мине шулкадәр тиз үз эченә бөтереп алып кереп китте ки, мин бөтен дөньямны онытып бары тик спектакль карап кына утырдым. Режиссер эшенә, рәссам эшенә, артистлар уйнавына бәя биреп, җитешсезлекләр күреп яки эзләп утырмадым, чөнки мин әйткәнемчә шундук гап-гади тамашачы кебек спектакльгә чумдым. Мин бернигә дә игътибар итмәдем: артымдагы апаларның сөйләшкәненә дә, кырыемдагы кешеләрнең пакет кыштырдатып утырганына да, мин бу комедияне рәхәтләнеп көлә-көлә карадым. Мөгаен моңа спектакльнең эксцентрик алымнар, буффонада, гротеск ярдәмендә куелуы, артистларның бар нәрсәне күпертеп, арттырып, кабартып уйнаулары да этәреш биргәндер. Бары тик аннары, икенче көнне генә, эмоцияләрдән бераз суынгач, бу спектакльне анализлый башладым.

Бер яктан — чыннан да көлке. Малай кирәк дип хатынына бала таптыра-таптыра алтынчы кызына Габдрахман дип исем кушкан ди бит берәү. Ә ныклап уйлый башласаң, татар җанлы кешеләр өчен зур трагедия бит бу. Пьесада ул тагын да яктырак чагыла: ничек итеп көрәшче, Фил кушаматлы Сабан туе батырының нәселе бетү, черкигә әйләнүе күрсәтелә.
Һәр театр үз мөмкинлекләреннән чыгып эш итә. Туймазы труппасында Фил хәтле артист булмагач, (Кәрим ролендә — Илсур Миңнегалин), режиссёр Айдар Зарипов киресенчә эшләгән: Иркә роленә кызлар өчен Аллаһка шөкер гәүдәле, шул ук вакытта бик мөлаем Гөлнур Җиһангированы куйган. Алай да бик кызык килеп чыга. Дөрес, шулай ук Кәримне яратып йөргән Гөлшатның спектакль ахырындарак ни өчен: «Җенем сөйми филләрне! Үзләре шундый зур, көчле, үзләре шундый күндәм», — дигәне аңлашылып бетми.
Декорацияләр дә театр мөмкинлекләреннән чыгып һәм гастрольләргә еш чыкканны исәпкә алып минимализм стилендә ясалган. Әмма бу начар дигән сүз түгел, һич юк! Тимер торбалардан һәм такталардан ясалган дүрт-биш конструкция ярдәмендә Галимәрдән картның капка төбе дә, Иркә белән Кәримнең йокы бүлмәсе дә, чишмә буе да тамашачының күзалдына бик ачык итеп килеп баса.
Тамашачы хәтта иң бөек тәнкыйтьчене дә җиңә
Шунысын да әйтим әле, менә без милли драматургия дибез. «Соңгы Маһиҗан» — чын безнеңчә, матур, милли әсәр. Аны татар кешесе генә бөтен тирәнлеге белән аңлый ала. Моны мин ышанып һәм ышандырып әйтәм, чөнки семинар барышында пьесаларны Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан рус телле экспертлар да укыган иде (алар өчен махсус тәрҗемә иттеләр) һәм алар Равил Сабырның бу пьесасы ни турында икәнен бөтенләй аңламады. «Кыз туса ни булган? Ул да кеше бит», — кебегрәк фикерләр яңгырады.

Ләкин без бит татар ир-атының нәселе өзелүгә ничек җаны үрнүен аңлыйбыз! Дөрес, Кәримне тирә-юнендәге кешеләр аңлап бетерми, дөресрәге, аңларга тырышмый да. Аларның Кәримгә карата игътибарсызлыгы, эгоизмы, чуттан чыгарулары ярылып ята. Хатыны үз ягын гына кайгырта, әбисе белән бабасы (хәләл җефетенең әти-әнисе) — үз ягын. Кеше үзе турында гына уйлый башласа, гаиләдә ыгы-зыгылар килеп чыга бит инде. Әз генә кемдәдер «минемчә булырга тиеш» дигән әйбер өскә чыкса, өйдә атмосфера бозыла, тавыш чыга, татулык бетә. Ирне яки хатынны ниндидер мәсьәлә борчый икән, нишләп әле бер-береңә илтифатлык күрсәтмәскә, хәл итү юлларын тапмаска? Әлбәттә инде бу очракта хатыны ирем тели дип кенә малай алып кайта алмый, ул бит инде аңардан гына тормый. Ләкин бу хәлне дә яхшылап уртага салып сөйләшеп була бит. Миңа калса, бу комедия әле тагын гаиләдә бер-береңә диванага караган кебек карамаска, хәләл җефетеңә сизгер булырга, якыныңның теләкләренә көлеп, мыскыл итеп, ачуланып карамаска өйрәтә.
Ничек кенә булмасын, без «тәнкыйтьчеләр» булып теге җире болай, бу урыны тегеләй дип күпме генә сөйләнсәк тә, билетларны бер атна алдан алып бетереп зал тутырып килгән тамашачы, аларның реакциясе, эмоцияләре, финалда озын-озаклап кул чабулары хәтта иң бөек тәнкыйтьче сүзләрен дә җиңә. Чөнки без театрда иң беренче чиратта тамашачы өчен, халык өчен эшлибез. Ә театр сөючеләрнең зур кызыксынуы очраклы түгел, чөнки март аенда Туймазыда Заманча драматургия семинар-лабораториясенең финал өлеше кагыйдәләре буенча «Соңгы Маһиҗан» пьесасы нигезендә эскиз әзерләнеп тамашачыларга күрсәтелгән иде. Туймазылыларга ул бик ошады, залдагы һәркем диярлек «эскизны спектакль итеп эшләп бетерергә кирәк» дип тавыш биргәннәр иде. Шулай булгач, бу тамашачы үзе сорап алган спектакль. Шулай итеп семинар-лабораториянең төп максаты, ягъни язылган пьесалар буенча спектакльләр чыгару, тормышка ашырыла башлады. Финалга узган башка пьесалар буенча да тиздән сәхнә әсәрләре туар дип ышанасы килә.
Резедә Хәертдинова,
Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, драматург, Әлмәт театры актрисасы.
Белешмә
Заманча драматургия семинар-лабораториясенең җиңүчеләре:
«Дебют» номинациясендә:
1. «Яшел башлык» («Зеленая шапка»). Юлия Исмәгыйлева (Бөгелмә).
2. «Тормышка кайтару» («Подключение к жизни»). Айдар Ризванов (Әлмәт).
3. «Кадерлем» («Драгоценная»). Лилия Шакирова (Әлмәт).
Кызыксындыру бүләге: «Балам». Айдар Нуриев (Түбән Кама).
«Дәвам» номинациясендә:
1. «Төнге кояш балалары». Артур Ибраһимов (Әлмәт).
2. «Соңгы Маһиҗан». Равил Сабыр (Әлмәт).
3. «Юшкын». Резедә Хәертдинова (Әлмәт).
Кызыксындыру бүләге: «Бәгърем». Лилия Гыйбадуллина (Яр Чаллы).
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез