Республикада атна ахырында яңгырлы, җылы һава торышы урнашачак

Республикада бу атна ахырында һәм киләсе атна башында, көнбатыштан циклон үтеп керү сәбәпле, яңгырлы җылы һава урнашачак. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 17 сентябрьдә республиканың күпчелек өлешендә яңгырлар явып үтәчәк.

Көндезге сәгатьләрдә һава температурасының +14…+19 градуска җитүе көтелә. Төнлә +7…+12 градус булыр, дип фаразлана. Якшәмбе – 18 сентябрьдә тагын да җылырак: көндез термометрның терекөмеш баганасы +17…+22 градус күрсәткеченә җитәчәк. Төнлә дә җылы: +9…+14. Урыны белән аз гына яңгыр.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, дүшәмбе – 19 сентябрьдә Татарстанда җәй җылысы хөкем сөрәчәк. Кыска вакытлы, урыны белән яшенле яңгырлар булачак. Көндез һава температурасы +20…+..26 градуска җитәчәк, төнлә +11…+16 градус булачак. Сишәмбе – 20 сентябрь көнне исә республикага салкын һава агымы кереп, кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк. Көндез һава температурасы берникадәр төшә: +18…+23 градус җылы көтелә.


Фикер өстәү