Ялларда һәм киләсе атна башында һава торышын нинди булачагын әйттеләр

Татарстанда һава торышы үзгәрә. Эссе, коры һаваны якын көннәрдә явым-төшемле, җилле һава алыштырачак.

Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, шимбә һәм якшәмбе –  27–28 майда кыска вакытлы яшенле яңгыр, көчле җил көтелә. Көндез +24…+29, көнчыгыш төбәкләрдә +32 градуска кадәр эссе. Төнге сәгатьләрдә исә термометрның терекөмеш баганасы +14…+19 градуска кадәр төшәчәк.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 29 майда һава температурасы кимеп, көндез +21…+26, төнлә +11….+16 градус тәшкил итәчәк. Шулай ук яшенле яңгырлар явып үтәчәк.

 


Фикер өстәү