Кичә Чаллыда билгесез ир-атны судан чыгаралар, дип яза «Челнинские известия».
Билгеле булганча, ир-атның гәүдәсе «Колосок-2» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте һәм ТЭЦ арасында яздан ук була. Мәетнең өстендә җылы куртка һәм свитер була.
Суда озак вакыт яту нәтиҗәсендә ир-атның күзләре һәм борыны гына түгел, аяк-куллары да чери башлаган.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла. Мондый очракларда мәҗбүри булган суд-медицина экспертизалары билгеләнгән.