Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны 2 айга Чистайдагы СИЗОга җибәргәннәр

Чаллы судында Тукай районы җитәкчесенә чик кую чарасы сайланды. Бу хакта «Челнинские Известия» журналисты Эльвира Мөхәммәтдинова язмасына таянып, «Интертат» яза.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны суд утырышына кул богауларында алып килделәр. Түрәгә үз чиратын көтәргә туры килде.

Беренче чиратта судья Роман Михеев Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Марат Һадиевның 38 яшьлек Казан кешесе Рамил Тукмаковка чик кую чарасын сайлау турындагы үтенечен карады. Камаев эшендә ул шаһит булып бара. Тукмаковка карата РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 4нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Аның нидә шикләнелүе кадр артында калды, чөнки тикшерүче судьядан утырышны журналистлар өчен ябуны үтенде. Тукмаковка билгеле бер гамәлләрне тыю рәвешендә чара сайлана.

Фаил Камаев утырышка кадәр вакытны үзенең адвокатлары Евгений Котов һәм Станислав Хораськин белән аралашып үткәрә. Станислав Хораськин 2017-2019 елларда Чаллыда зур тавыш чыгарган җир белән бәйле эшләрдә катнаша. Тикшерүче буларак ул Камаевка кадәр Тукай районы башлыгы булган Васыйл Хаҗиевка богаулар кидергән булган.

Камаев катнашындагы суд утырышы башында тикшерүче Марат Һадиев кабат массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен ишек артына озатырга тәкъдим итте. Әмма судья башка карар кабул итте журналистларны залда калдырды.

Гаепләнүченең мәгълүматларын игълан иткәндә Фаил Камаевка 54 яшь булу, югары педагогик белемле булуы, Яңа Бистәсендә яшәве, аның тәрбиясендә 2 балигъ булмаган бала булу, 2020 елда 5 елга район советы депутаты итеп сайлануы, соңгы 6 елда Тукай районын җитәкләве әйтелде.

Аннан тикшерүче Камаевның агымдагы елның 18 апреленнән РФ Җинаять кодексының 290нчы маддәсе, ягъни ришвәт алу буенча кузгатылган җинаять эше фигуранты булуын әйтте. Бу авыр җинаять булып санала, аның өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Камаевның нидә гаепләнүен тикшерүче җентекләп сөйләмәде. Элегрәк тикшерү комитеты чыгышыннан билгеле булганча, 2022 елда Фаил Камаев коммерция оешмаларының берсе вәкиленнән 1,3 млн сумнан артык акчалата түләү ала. Үз чиратында район башлыгы фирмага район территориясендәге төрле объектларда төзелеш эшләре алып бару һәм вакытында түләүгә подряд килешүләре төзүдә ярдәм күрсәтә.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/tukai-raiony-baslygy-fail-kamaev-risvatta-gaeplaunen-sababen-anlata-yala-ham-uc-alu-5865655

Судта Марат Һадиев хәбәр иткәнчә, Камаев сорау алу вакытында мәгълүмат бирүдән баш тарткан, үз гаебен танымаган. Тикшерүче түрәне 2 айга сак астына алуны сорый. Шул ук вакытта тикшерү комитеты вәкиле үз позициясен, Камаев изоляторда булмаса, качып китә ала, дип тә раслый. «Аның гамәлдәге чит ил паспорты бар», ди Һадиев. «Ә сез Фаил Мисбах улына чит ил паспортын үз теләге белән тапшыруны сорап мөрәҗәгать итмәдегезме?» дип кызыксынды Котов. Җавап буенча, мондый тәкъдим булмаган.

Шул ук вакытта тикшерүче Камаевның хатынын искә алды. Аның сүзләренчә, ул җитди вазифада тора һәм тикшерү вакытында кыенлыклар тудырырга мөмкин. «Ә хатынның югары вазифадагы статусы нәрсә белән раслана?» – дип кызыксынды адвокат. «Бу билгеле факт», дигән җавап булды.

Тикшерү комитеты вәкиле сүзләренчә, Камаев үзе, район башлыгы буларак, шаһитларга басым ясау һәм тикшерүгә комачаулау өчен файдалана алырлык зур элемтәләргә һәм абруйга ия. Котов моңа каршы чыкты: «Шаһитлардан сорау алынды, аларга нинди басым ясалырга мөмкин? Шулай да кайберләренең күрсәтмәләре шик тудыра. Мәсәлән, шул ук Тукмаков, мошенниклык эше фигуранты буларак, Камаевка каршы күрсәтмә бирә. Андый кешенең сүзләренә ышанып буламы?» – ди ул. Абруй һәм элемтәләргә карата Котов аерым әйтте. «Район башлыгының эшлекле мөнәсәбәтләре һәм җәмгыятьтәге урыны нормаль», диде.

Адвокат Камаевны төзелеш оешмасына «подряд» алырга ярдәм итүдә гаепләүне нигезсез дип белдерә. «Башкаручыларны сайлау белән ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе шөгыльләнә. Муниципаль район башлыгы бу процесста катнашмый. Сез аның имзасын беркайда да таба алмассыз», – дип билгеләп үтте яклаучы.

Камаевка сүз биргәч, ул ни өчен кичә сорау алуда күрсәтмә бирүдән баш тартканын берничә тапкыр аңлатырга тырышты. «Сүз минем гаиләм турында барды, һәм ул вакытта минем адвокатым юк иде», – диде Камаев.

Түрә гаепләүне үпкәләүчеләрнең яласы һәм үч алуы дип атады. «Мин район башлыгы булып 11 елдан артык эшлим, 6 елын Тукай районында. Бу вакыт эчендә муниципалитетта күп эшләр башкарылды, минем гамәлләремне ошатмаучылар булды, каршылык булды», – диде ул.

Камаев ирегеннән мәхрүм итмәүне сорады. Беркая да качарга җыенмавын белдерде.

Шулай да, суд аны 2 айга 18 июньгә кадәр Чистайдагы СИЗОга җибәрде.

 


Фикер өстәү