Чаллыда шәхси мунчада хатын-кыз үлгән

Чаллыда шәхси мунчада җыештыручы үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк матбугатта шәхси сауна бассейнында көчләп үтерү билгеләре булмаган хатын-кызның гәүдәсе табылуы турында мәгълүмат чыкты.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, тикшерү гадәттән тыш хәлнең Беляев урамында урнашкан шәхси мунчаларның берсендә булганлыгы ачыкланган. Саунада клиент түгел, ә эшкә килгән җыештыручы үлгән. Аның кинәт хәле начарланган.

«Аның гәүдәсе суда табылмаган, һәм ул тәгаен батмаган. Тикшерү дәвам итә. Суд-медицина экспертизасы уздырганнан соң нәтиҗә ясалачак», — диде Тикшерү комитеты вәкиле.


Фикер өстәү