Казанда Чуйков урамындагы йортларның берсендә фаҗига булган

Казанда яшь егет сөйгәнен һәм аның ата-анасын суеп үтергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗига кичә Чуйков урамындагы йортларның берсендә булган. 22 яшьлек егет 18 яшьлек сөйгәненә кунакка килгән. Анда кызның әти-әнисе белән егет арасында низаг чыккан. Егет пычак алып, 59 яшьлек хатын-кызны, аның 62 яшьлек ирен һәм сөйгән кызын суеп үтергән. Аннары егет үзенә кул салырга омтылган.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, егет дүртенче каттан сикергән, әмма исән калган. Аны ашыгыч рәвештә 7нче хастаханәгә китергәннәр һәм операция ясаганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, низаг кызның әти-әнисе бу егет белән аралашуына каршы булу сәбәпле чыккан.

«Ике яки аннан күбрәк затны үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү