8 айлык баланың гәүдәсе көчләп үтерү билгеләре белән табылган

Көчләп үтерү билгеләре белән 8 айлык баланың гәүдәсе кичә Чебаркуль районының шәхси йортларының берсендә табылган, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетында төбәк буенча. Чиләбе өлкәсе кешесен сабый баланы үтерүдә шикләнеп кулга алалар.

Булган хәл факты буенча җинаять эше кузгатылган.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнелгән 30 яшьлек җирле кеше тоткарланган», — дип билгеләп үтелгән ведомство хәбәрендә.

Баланы рәхимсез рәвештә үтерүнең сәбәбе нәрсә булырга мөмкин, моны ачыкларга кирәк әле. Хәзерге вакытта  җирле кешегә чикләү чарасын сайлау һәм гаепләү белдерү мәсьәләсе хәл ителә.


Фикер өстәү