Роспотребнадзор битлек режимын кайчан гамәлдән чыгарачагын аңлатты

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәтта вакцинациянең яхшы темплары фонында да әлегә битлек режимын гамәлдән чыгару өчен нигез күрми. Ведомство башлыгы Анна Попова Кырымда «Таврида. АРТ» фестивалендә шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, «ковидка кадәрге чорда булган» тормышка кешеләр коронавирус инфекциясе йоктырудан туктагач кына кире кайтып булачак.

«Бездә төп корал бар, ул – вакцина, аны кулланырга кирәк һәм әлеге чорга ерак калмаячак», — диде Попова.

Кичә вице-премьер Татьяна Голикова Россиядә 46,5 миллион кешенең – вакцинаның беренче компонентын, ә 39,8 миллион кешенең ике дозаны да алуы хакында хәбәр иткән иде.

Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, илдә җиде миллионнан артык кеше әлеге чир белән авырган. Халыкның ким дигәндә 80 проценты коронавируска каршы прививка ясатканнан соң күмәк иммунитет барлыкка килер дип көтелә.


Фикер өстәү