«Безнең заманда укытучы иң хөрмәтле кеше иде, хәзер куркыныч бер затка әверелде»

Соңгы вакытта мәктәп елларым еш искә төшә башлады. Моңа, бәлки, Интернет челтәрләрендә укучы һәм укытучы арасындагы мөнәсәбәтләр турында төрле хәбәрләр чыгу сәбәп булгандыр. Кайсыдыр мәктәптә бер укытучы бер укучыга суккан, йә кычкырган, балалар бакчасында тәрбияче ханым бер баланы кыйнаган, имеш…

Кеше шуларны  укый да укытучы-тәрбияче образында куркыныч бер затны күрә башлый. Бала хокукы хәзер беренче урынга чыкты, ә тәрбия мәсьәләсе тулысынча бакча, мәктәпкә тапшырылды кебек. Ә гаилә, ата-аналар нишләргә тиеш?

Мин укытучы гаиләсендә туып-үстем. Безнең заманда укытучы авылның иң хөрмәтле кешесе иде. Әни еш кына: «Улым, кара аны, укытучыңны тыңла, тәртип бозма, безнең йөзгә кызыллык китермә!» – дип әйтә торган иде.

Безнең укытучыларның шактые – фронтовиклар иде һәм алар, бәлки, «педагогика», «психология» дигәннең «п» хәрефен дә белмәгәннәрдер. Әмма «укытучы белми әйтмәс» дигән фикер күңелебезгә ныклап кереп утырган иде.

Дәрес алып барырга комачаулаган артык шук балаларга шактый кыен ашарга туры килгәләде. Аларны дәреснең буеннан-буена почмакка да бастырып куя торганнар иде. Сугыштан бераз «психикасы бозылып» кайткан укытучылар яңакка чалтыратып җибәрергә, указка белән арт шәрифләребезгә бәргәләп алырга да күп сорамадылар. Өйгә кайткач зарланырга дип авыз ачсаң, әти-әни: «Үзең гаепле булгансыңдыр», – дип кырт кисәләр иде.

Күңелдә укытучыларым турында иң якты хәтирәләр саклана. Әйткәнемчә, аларның күбесенең махсус педагогик белеме юк иде. Халык педагогикасын кулландылар алар, кинаяләп, төрттереп әйтеп, сине бөтен класс алдында мыскыл итәргә дә күп сорамадылар. Рус теленнән Кадыйр абый укытты. Урысчасы ничава гына иде. Ни гаҗәп, без урыс сүзләрен дөрес итеп әйтергә ояла идек. Мин моңа хәзер дә шаккатам. Мәсәлән, «цыпленок» дигән сүзне дөрес әйтер өчен ярты еллап вакыт кирәк булды. Үзебезчә «сипленок» дип кенә җиффәрә идек. Классташым Шамил «в этом» дип әйтә алмыйча ел буе тилмерде бугай. Бар булдыра алганы – «ыфитом». Кадыйр абый тегене үчекли: «Өф иттем, өф иттем», – ди. Шамил оятыннан кып-кызыл була, ә без шаркылдап көләбез. Болай мыскыллауны Шамил күтәрә алмый, елар дәрәҗәгә җитә. Һәм рус теле дәресенә кермәс өчен төрле сылтаулар да таба башлады. «Өф иттем» дигән сүз аңа кушамат буларак та ябышып калды.

Бүген шундый хәл булса, ата-ана: «Нигә минем баланы мыскыл итәсең?» – дип укытучыга ташланыр иде һәм киң җәмәгатьчелек аларны яклап чыгар иде.

Бүген укытучының абруе шактый ук дәрәҗәдә төште кебек. Әйткәннәремне кайберәүләр, бәлки, заманнан артта калган кеше сүзләре дип кабул итәр. Итсәләр-итсеннәр, ничек кенә борсаң да, безнең чор укытучыларының абруе бик югары иде. Хәтта берәр укытучының безгә кунакка кереп чыгуын да зур вакыйга итеп кабул итеп, фәлән абый безгә килгән иде, дип горурланып сөйләп йөргәнем хәтердә. Бүген бизмәннең бер тәлинкәсенә – укытучы абруен, икенчесенә укучыныкын куйсаң, икенче тәлинкә баса төшәр кебек. «Тормышыбыз чәчәкләре»н артык өф-өф итеп үстермибез микән,  җаваплылык дигәннәрен сабый күңеленә салып куйсак, әйбәтрәк булмасмы, дип кенә әйтү инде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү