«Бүгенгә бер бәрәңге калмады, сатылып бетте»: ни өчен авыл халкы бәрәңгене сатып кына ала?

Бу арада башка авылларда яшәүче танышларым бер үк сорауны бирә: «Сезнең авылда бәрәңге сатучы юкмы?» Башта район үзәгендәгеләр генә сорагач, гадәти хәл дип кабул иткән идем, авылныкылар да сораштыра башлагач, кызык вә кызганыч ук булып китте. Менә, мин әйтәм, бар чакта кадере юк иде, бәрәңге дә кирәк булдымыни?!

Әй, һаман бәрәңге генә ашап тормабыз әле, җитә ул дип, бәрәңге бакчаларын кечерәйтеп бетергән идек шул. Башта читтәге бакчаларны печән җиренә әйләндердек, тагын берничә елдан өй янындагы бакчаларны да киметтек. Быелга кадәр шул бәләкәй генә җирдә үскән бәрәңгеләр дә сала кешесенең үзенә, малына, читтәге туганнарына, утыртырга, гошерен бирергә дә җитә иде. Уңышы булса, бар кешегә дә җитә. Булмаганны гына бүлеп булмый…

Ни генә дисәк тә, авыл кешесе өчен бәрәңге сатып алу гайре табигый нәрсә инде ул. Бәрәңгене моннан унбер ел элек – корылык елны сатып алган идек. Әле ул чакта бакчалар зур булса да, күпләр утыртырга (шулай ук ашарга да) сатып алды. Бер начарның бер файдасы булды: безнең кебек сорт яңартуга әллә ни игътибар бирмәгәннәрнең дә симәнәләре яңарып калды. Безнең үзебездә әле дә шул сорт…

Бәрәңге сораган танышларымның гозерен кемгә әйтеп карарга икән, дип уйландым да, булса, бездән аермалы буларак, әле читтәге бакчасын тутырып бәрәңге үстерүче танышым Фәриттә булыр дип шалтыраттым: «Үзебезнең авылдашларга да җиткереп булмый, Гөлсинә апай, – ди ул. – Барысы да миңа дүрт-биш капчык бәрәңге кирәк иде дип сорый, берсе унбишне үк алды. Мондый хәлне гомер күргән юк иде»…

Авыл халкы гына түгел, хуҗалыклар да бәрәңге үстерүдән тәмам ваз кичеп бетерде инде анысы. Авыл хуҗалыгы районы булган бездә дә соңгы ике елда бәрәңгене нибары ике хуҗалык үстерә. Аның да берсе санаулы гектарда гына. Фәкать «Татарстан» хуҗалыгында гына 100 гектарда утыртканнар.

– Үткән ел да шулкадәр утырткан идек, бүгенгә бер бәрәңге калмады, сатылып бетте, бәясе дә әйбәт булды, – ди хуҗалыкның баш агрономы Фирдус Хәкимов. – Быел уңышы үткән елгыдан кимрәк булса да, бәясе югары булыр, сатып алучыларга да кытлык булмас…

Бар чакта кадере юк, беткәч, искә төшә, сагындыра дигәннән, шушы көннәрдә генә йомыш төшеп, районыбызның Кили авылына барырга туры килде. «Кара, боларда капка төбе саен диярлек эскәмия», – дип шаккатты юлдашым (бер язны безгә башка авылдан килгән кунаклар гөрләвек суында юынып йөргән ата-ана казларны күреп: «Сездә казлар да бармыни?!» – дип аптыраган иде. – Шуның кебек булды инде бу, дип уйлап куйдым). Чыннан да, без барган бер урамда бөтен капка төбендә диярлек эскәмия иде.

– Бездә дә элек шулай иде бит, – дип хисләнеп алды юлдашым. – Бетте инде алар. Авыл халкы баеп, шәһәрләшә башлаганнан бирле капкасы артына кереп бикләнде, капка төпләреннән эскәмияләр дә юкка  чыкты…

Моңарчы игътибар итмәгәнмен икән, безнең авылда да алар санаулы булып чыкты (шушы сөйләшүдән соң авыл урамын күңелем белән әйләндем). Без үскән чакта эскәмиясез капка төбе юк иде. Остараклар матур итеп ясаса, кемнәрдер җиргә кагып, дүрт «тәпи»гә такта беркетте, кемнәрдер ике баштан  бүкәнгә тоташтырды. Шуларда иртәдән төнгә кадәр кеше өзелми иде дисәң дә ялгыш булмас.

Дөрес, ул чорда безнең үзебездә эскәмияләр белән матавыклар да булгалый иде. Төн уртасына кадәр капка төбендә шаулашып утырган яшьләргә койма өстеннән сү сибүчеләр дә булды, күрше әбие исә аны нәҗес белән буяган иде. Берни аңламаган ике пар көзге караңгыда тыкрык эчендәге шушы эскәмиягә килеп утыра… Аңлап алганда инде соң була. Егетләр туры Шушмага – елгага сикерә, кызлар өйләренә йөгерә… Бер җәйдә исә эскәмияләр «аякланып» аптыратты. Иртән чыгасың, эскәмияңнең тәпиләре сынган, үзе йә капка түбәсенә, йә койма, агач башына атланып калган, яки башка капка төбенә күчкән. Үчле кеше эше түгел бу, төннәрен яшьләр үзләренчә шулай шаярта иде. Тик кемнәрдер моңа кызык итеп караса да, иртән торып чыкканда капка төбендә эскәмиясе исән-имин басып торган хуҗалар үзләрен бик бәхетле саный иде. Тора-бара эскәмияләрне кичләрен капка эчләренә кертеп куя башладылар.

Бүген ничектер «болай гына» капка төбенә чыгып утыру да сәер кебек. Ул инде фәкать көтү саклау урыны гына шикелле тоела. Башка вакытта авыл кешесенең анда чыгып утырырга әллә вакыты, әллә теләге юк шунда. Эскәмияләр дә заманча матурланды, аларга матур итеп ясалган чылбырлы атынгычлар да өстәлде. Алар барысы да ишегалдында…

Шөкер, барысы да түгел икән. Килидәге кебек, капка төпләрендә хуҗаларын көтеп торучылары да бар икән. Һәм Килидә генә дә түгелдер дип ышана күңел һәм капка төбе саен эскәмияле авылны (әллә балачакны?) сагына…

Гөлсинә Хәбибуллина 


Фикер өстәү