Синоптиклар бүгеннән Татарстанда һава торышы бозыла башлаячак дип фаразлый

Чын җәй килде, дип сөенергә дә өлгермәдек, һава торышы тагын көйсезләнергә тора. Синоптиклар бүгеннән башлап Татарстанда һава торышы бозыла башлаячак, дип фаразлый. Җәйге челлә чигенә, республикага салкыннар килә.

Татарстан буенча Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бу көннәрдә республикага көньяк-көнбатыштан циклон киләчәк. Нәтиҗәдә бүгеннән башлап республикада һава торышы кисәк үзгәрәчәк. Көчле җил, яшенле, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Республиканың кайбер районнарында боз яву ихтимал. Көндезге һәм кичке һава температурасының да түбәнәюе көтелә.

Аерым алганда, 11 июль көнне Татарстанда төнлә 19–24, көндез 25–30 градус җылы булачак. 12 июльдә исә төнлә терекөмеш баганалары 11–16, көндез 18–23 градустан да югарырак күтәрелмәячәк. Пәнҗешәмбе көнне дә тотрыксыз һава торышы сакланачак. 13 июльдә төнлә 9–14 градус, көндез 19–24 градус җылы булуы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак.

Ялларда да салкынча булачак. Синоптиклар 14–16 июль аралыгында төнлә 10–15, көндез 20–25 градус җылы булачак дип ышандыра. Урыны белән яңгыр явачак.

Шулай да синоптиклар бу салкыннарны вакытлыча күренеш дип атый. Киләсе атна башыннан республикага кабат җылы көннәр әйләнеп кайтачак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләренә караганда, июль аенда һаваның уртача айлык температурасы нормадан бер градуска югарырак булачак. Айның беренче яртысында республикада уртача 20 градус җылы булачак.

– Быел августта һава торышы климатик нормадан артмас дип фаразлыйбыз. Җәйнең соңгы аенда, гадәттә, 18,3 градус җылы була, 54 мм яңгыр яварга тиеш, – ди белгеч.

Иртәгә – 12 июль – Питрау бәйрәме. Димәк, шартлы рәвештә җәйнең икенче өлеше башлана. Халык сынамышларына ышансаң, бу көнне яңгыр яуса, көзен уңыш начар булачак. Питраудан соң кошлар сайраудан туктый. Хәтта күке дә кычкырмый. Шулай да 13 июль көнне күке тавышы ишетелсә, җәй озын булачак дигән сүз.


Фикер өстәү