Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов җитәкчелегендә узган «КАМАЗ» ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышында катнашты.

«Чарада агымдагы елның биш аенда башкарылган эшкә йомгак ясалды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе – компаниянең директорлар советы рәисе сайланды. Әлеге вазыйфага «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов билгеләнде», – дип хәбәр иткәннәр «КАМАЗ»ның рәсми сайтында.

Чаллыга эш визиты кысасында, кунакларга йөк машиналарының яңа модельләрен дә күрсәткәннәр. Рөстәм Миңнеханов уртача тонналы «Компас» йөк машинасында йөреп тә карады. «Зур булмаган йөкләрне ташу өчен шәп машина», – дип фикере белән уртаклашты ул социаль челтәрдә.


Фикер өстәү