Владимир Путин КАМАЗ коллективына рәхмәтен җиткерде

Россия Президенты Владимир Путин КАМАЗ коллективына Рәхмәт хаты юллаган. Бу хакта автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Коллектив мондый хөрмәткә предприятиенең яңа техника төзүгә зур өлеш кертүе һәм завод төзелә башлауның 50 еллыгы уңаеннан лаек булды.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга Рәхмәт хатын компаниянең директорлар советы утырышында «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов тапшырды.

Утырышта Чемезов яңадан КАМАЗның директорлар советы рәисе итеп сайланды.


Фикер өстәү