Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Чемезов Казан авиация заводында булды

Предприятиедә илебез иминлеге өчен мөһим роль уйнаучы ТУ-214 һәм ТУ-160 очкычларын җитештерү эше көчәйтелә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм “Ростех” генераль директоры Сергей Чемезов Казанның вертолет һәм авиация заводларында булды.
Хәзер бу предприятиеләрдә гражданлык авиациясе өчен лайнерлар, стратегик ракета йөрткечләр, төрле класслы вертолетлар җитештерелә.
Авиация заводына визиты барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов ТУ-214 гражданлык самолетларын һәм ТУ-160 стратегик ракета йөрткечләрне җитештерүне үстерү өчен предприятиене модернизацияләү, техник яктан үзгәреп кору белән танышты.
“Ростех” башлыгы шулай ук “Ансат” вертолетында чит ил системаларын үзебезнекенә алыштыру эшләренең барышын тикшерде. Ул эшчеләр белән Канада җитештерелүче двигательне илебезнең “ОДК-Климов” компаниясе җитештерә торган ВК-650В двигателенә алыштыру турында сөйләште. Шуннан соң мәйданчыкта аның макеты күрсәтелде.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов Сергей Чемезов белән Татарстан һәм “Ростех”ның алга таба хезмәттәшлеге буенча фикер алышты.


Фикер өстәү