Балалар һәм үсмерләрне «Алдынгылар хәрәкәте»нә багышлау тантаналары башланачак

Яңа уку елында Татарстанда балалар һәм үсмерләрне «Алдынгылар хәрәкәте»нә багышлау тантаналары башланачак. Хәрәкәтнең республикадагы җитәкчесе Тимур Сөләйманов «Татар-информ» агентлыгына әйтүенчә, багышлау тантаналары, мактаулы кунаклар катнашында, яшьләр үзәкләре, балалар сәнгать мәктәпләре кебек мәйданчыкларда үткәрелергә мөмкин.

«Балалар һәм яшьләр өчен бик кызыклы, истә калырлык булачак бу», – дигән ул. Хәзерге вакытта хәрәкәтнең атрибутикасы эшләнелә. Аны булдыруда яшьләр үзләре үк ярдәм итә.

Киләсе уку елы башында республика мәктәпләрендә тәрбия эше һәм балалар оешмалары белән хезмәттәшлек итү буенча киңәшчеләр дә пәйда булачак. Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, алар директорлар һәм тәрбия эше буенча директор урынбасарларына ярдәм итәчәк. Киңәшчеләр мәктәпләрдә хәрәкәтне үстерү белән турыдан-туры шөгыльләнәчәк.


Фикер өстәү