Фәрит Мөхәммәтшин: «Республикада төрле милләт вәкилләре арасында аңлашылмаучанлык юк»

Милләтара тынычлык һәм татулык, халыкларның этномәдәни үсеше һәм милли мәгарифне үстерү программалары. Биектау районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясы Советы Президиумының күчмә утырышында әнә шул мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, нәкъ менә районнар милләтара мөнәсәбәтләрне саклауда һәм ныгытуда әйдәп баручы роль уйный.

– Районнарга чыгып, без халык арасында, халык белән бергә мөһим мәсьәләләрне чишәбез. Биектау районында этномәдәни үсешкә, туган телләрне өйрәнүгә, яшьләр аңында милләтара һәм динара тынычлык, татулык принципларын формалаштыруга зур игътибар бирелә. Бу Татарстан кебек күпмилләтле республика өчен бик мөһим, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы Татарстан Халыклар ассамблеясының республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең телләрен өйрәнү, милли мәдәниятне һәм традицияләрне үстерү өлкәсендә системалы эш алып баруын билгеләп үтте.

– Шунысы сөенечле: республикада төрле милләт вәкилләре арасында аңлашылмаучанлык юк.  Һәр халыкның мәдәниятен һәм традицияләрен саклау, үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Республикада узган күп кенә чаралар күрше төбәкләрдә дә зур кызыксыну уята. Безгә бертуктаусыз төрле делегацияләр килә, эш формаларыбызны өйрәнә. Моны бәяләмичә калдырырга ярамый. Кайвакыт без көндәлек эштә шулай булырга тиеш дип уйлыйбыз. Әмма барлык субъектлар да бу зур бурычның мөһимлеген аңлап бетерми, – диде ул.

Биектау районында тынычлыкта һәм татулыкта утыздан артык милләт вәкиле яши. Татарлар – 67,2, руслар – 31,8, башка милләтләр 1 процентны тәшкил итә.
– Һәр милләтнең үз тарихы, теле, гореф-гадәтләре бар. Әлеге үзенчәлекләрне онытмыйча, үзара ихтирамлы, илебезнең бердәм халкы булып яшәргә омтылсак иде, – диде Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов.

Милләтнең үсешен милли мәгарифтән башка күзаллау мөмкин түгел. Райондагы мәгариф оешмаларының эш тәҗрибәсе белән Биектау районы Башкарма комитетының милли мәгариф бүлеге методисты Сәлимә Юнысова таныштырды. Райондагы 16 татар телле мәктәпкәчә белем бирү оешмасына 395 татар баласы йөри. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә барлыгы 7391 укучы белем ала. Шуларның 4331е – татарлар.
«Туган телне балачактан ук, гаиләдә, бакчада өйрәнә башлау уңай нәтиҗәләр бирә», – ди Сәлимә Юнысова. Туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда үрнәк булырлык оешмалар итеп ул Ямаширмә авылы урта мәктәбе һәм «Йолдыз» балалар бакчасын китерде. Бу белем оешмалары базасында милли үзәк оештырылган.

Телен зурлаган әти-әни генә туган телен хөрмәт иткән бала тәрбияли ала. Милли мәгариф бүлеге методисты, үз чыгышын тәмамлап, әнә шулай диде.

– Мөһим бурычыбыз – әти-әниләр белән эшне дөрес итеп оештыру. Ел саен татар телле ата-аналар өчен конференция үткәрелә, биредә әти-әниләр рус мохитендә туган телдә белем һәм тәрбия бирү турында үз тәҗрибәләре турында сөйлиләр, фикер алышалар. Милли рухта тәрбияләнеп үскән яшьләребез киләчәктә тормышта үз урыннарын табып, җәмгыятьнең тәрбияле, зыялы шәхесләре булып яшәрләр, илебез үсешенә мөһим өлеш кертерләр дип ышанасы килә, – диде Сәлимә Юнысова.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү