Озак көтәсе калмады: иң яхшы һәм аксап килүче муниципаль берәмлекләрне ачыклый торган рейтингка үзгәрешләр кергән

Татарстан районнарындагы тормыш сыйфатын тагын да җентекләбрәк тикшерә башлаганнар. Республикадагы иң яхшы һәм аксап килүче муниципаль берәмлекләрне ачыкларга ярдәм итүче социаль-икътисадый рейтингка үзгәрешләр кергән. Район башлыкларына нәрсәгә игътибар итәргә?

Билгеле булганча, республика районнары һәм шәһәрләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, 2010 елдан бирле республиканың Икътисад министрлыгы әзерли. Исемлек 45 баскычтан тора. Биредә 43 районнан тыш, Казан һәм Чаллы шәһәрләре дә бар. Моңа кадәр рейтингны төзегәндә төбәктәге уртача хезмәт хакы, кулланышка тапшырган торак күләме, төп капиталга инвестицияләр, салым һәм салымга бәйле булмаган керемнәр, эшсезлек дәрәҗәсе кебек тормышының төрле өлкәләренә караган гомуми күрсәткечләр исәпкә алынды.

– Социаль-икътисадый рейтинг үзенең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын раслап күрсәтте инде. Быел районнардагы тормыш сыйфатын билгеләүгә бәйле бу эшкә үзгәрешләр дә керде. Алга таба районнар исемлеген төзегәндә абсолют күрсәткечләрдән баш тартып, чагыштырмача булган 15 күрсәткеч исәпкә алыначак, – диде Татарстан икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренә караганда, яңа методика төзүдә республиканың барлык министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук район хакимиятләре үзләре дә катнашкан. Барлыгы 35 тәкъдим килгән. Яңа күрсәткечләр арасында, шул исәптән, бер гектар сөрүлек җиренә туры килгән тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе, җан башына туры килгән кулланылышка тапшырылган торак мәйданы, халыкның реаль акчалата кереме үсеше, сәнәгать җитештерү индексы кебек күрсәткечләр исәпкә алыначак. Зуррак саннар белән дә эшләячәкләр. Моңа кадәр рейтингны ай саен яңартып торсалар, хәзер аны өч айга бер тапкыр гына игълан итәчәкләр. Озак көтәсе калмады. «Бу елның тәүге рейтингы 20 апрельдә билгеле булачак», – диде Роман Әмирханов.

Балык Бистәсендә яшәүчеләр Әлмәт халкы белән көндәшлек итә алмый бит, дип рейтингның дөреслеген шик астына да куеп карады журналистлар. Шунысы да бар: исемлекнең иң югары баскычында елдан-ел бер үк муниципаль берәмлекләр кереп урнаша. Төртмәле сорауларга җавап бер булды: социаль-икътисадый рейтинг «глава»ларга үпкә белдереп утырырга сәбәп түгел.

– Әлеге исемлек муниципаль берәмлек җитәкчеләре өчен эшләнә дә инде. Бу – аларның өстәл кәгазе. Кайсы юнәлештә эшне көчәйтергә мөмкин икәнен күрсеннәр, вазгыятьне аңласыннар. Социаль-икътисадый рейтинг көндәлек эш булырга тиеш. Исемлеккә чирек елга бер тапкыр гына күз салып, уңышка ирешеп булмый, әлбәттә, – диде министр урынбасары.

«ВТ» узган ел нәтиҗәләре буенча гомуми рейтингка нигезләнеп, алда баручы һәм артта калган районнар турында мәгълүмат биргәч, безгә кырын караучылар да булды. Югыйсә без төзегән исемлек түгел. “Апрель азагында игълан ителгән рейтингта кискен үзгәрешләр булырмы?” – дигән сорауга министр урынбасары җавап бирмәде. Сабыр итәргә кушып, рейтингның элек тә, хәзер дә гадел булуын гына белдерде. Без әйтмәдек!

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү