Татарстанда инфляция дәрәҗәсе кимегән

Февраль аенда Татарстанда инфляция акрынаеп, 10,7 процент дәрәҗәсендә туктап калган (гыйнвар аенда – 11,6%). Идел буе федераль округы һәм тулаем Россия буенча кимрәк күрсәткеч бу. Үзәк банк хәбәр иткәнчә, бәяләргә асылда кайбер авыл хуҗалыгы культураларыннан мул уңыш җыеп алу, озак кулланылыштагы товарларга ихтыяҗның аз булуы йогынты ясаган.

Әйтик, кышның соңгы аенда азык-төлек бәясе 10,1 процентка диярлек кимегән. Бу узган елда ашлык, шикәр чөгендере һәм башка культураларның әйбәт кенә уңыш бирүенә бәйле. Нәтиҗәдә токмач, үсемлек мае һәм шикәр бәясе төшкән. Ярма һәм кузаклылар хакы да, гыйнварда үскәннән соң, берникадәр кимегән.

Февраль аенда сәнәгать товарлары бәясе 10,3 процентка төшкән. Кер юу машиналары, суыткыч, кыска дулкынлы мич һәм башка көнкүреш техникасы да берникадәр арзанайган. Сәбәбе – ихтыяҗның аз булуы. Шул ук вакытта кибетләрдә электр товарлары (параллель импорт хисабына) арткан. Смартфоннар, чыбыксыз колакчын һәм телевизорлар бәясе дә шул сәбәпле төшкән.

Үзәк банк фаразларына караганда, якындагы айларда Россиядә инфляция күләме тагын 4 процентка кимергә мөмкин.


Фикер өстәү