Татарстанда инфляция кимү дәвам итә

2022 ел нәтиҗәләре буенча, ул 11, 4 процентны тәшкил итә. Бу турыда хәбәрчебезгә Россия федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе бүлеге – Татарстан буенча Милли банк идарәчесе Марат Шәрифууллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу Россия һәм Идел буе федераль округына караганда кимрәк.
– Декабрьдә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларга бәяләр арту акрынайды. Бу күренеш авыл хуҗалыгы культураларының мул уңышы белән бәйле. Шулай ук кулланучыларның активлыгы кимү дә роль уйнады – татарстанлылар зур сатып алуларны чигерә, – ди ул.

Россиядә рекордлы уңыш җыеп алу нәтиҗәсендә ашлык бәяләре кимеде. Бу терлекчелек предприятиеләренең азык алуга һәм ашлык эшкәртүчеләрнең чималга тотылган чыгымнарын киметергә ярдәм итте. Нәтиҗәдә Татарстанда сөт продуктларына, икмәк-булко эшләнмәләренә һәм макаронга еллык бәя арту акрынайды.

Россия Банкы фаразлары буенча, илдә еллык инфляция төшүен дәвам итәчәк һәм язын кыска вакытка 4 процент булып алырга мөмкин.


Фикер өстәү