Саклану артык булмас: COVID-19 белән авыру очраклары арта

Россиядә соңгы дүрт атна дәвамында COVID-19 белән чирләү очраклары арту күзәтелә. 2023 елның бишенче атнасында ил күләмендә 60 меңнән артык авыручы теркәлгән. Узган атнадан 33 процентка күбрәк күрсәткеч бу. Барлык очракларның 41 проценты Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсенә туры килә.

Роспотребнадзор белгечләре әйтүенчә, хәзерге көндә Россиядә өстенлек иткән коронавирус төрләре бик йогышлы санала. Әмма чир эләксә дә, җиңел формада уза, дип ышандыралар. Шуңа күрә дә өстәмә чикләү чараларын гамәлгә кертү турында сүз дә юк.

Коронавирус белән чирләүчеләрнең кисәк артуын ничек аңлатырга була соң? Биология фәннәре докторы Алексей Аграновский әйтүенчә, хәзер инфекция әлеге чир белән әлегәчә авырмаган һәм прививка кадатмаганнарны «аулый».

– Прививка кадатмаганнар эпидемиясе күзәтелә: иң авыр очраклар да, үлүчеләр дә шуларның өлешенә туры килә. Йогышлылыгы буенча коронавирусны кызамык йә чәчәк авыруы белән чагыштырырга була, ул бик югары хәзер. Вирус – ул ялкын кебек, буш урыннарны яулап ала да, бер мизгелдә янгынга әйләнергә мөмкин. Вируска каршы торучанлыгы түбәнрәк булган кешеләр, коронавирусның хәзерге штаммнарын йоктырса, авыраячак, – дип кисәтә белгеч.

Өстенлек иткән төрләрнең билгеләре нинди соң? Белгечләр, алар әллә ни үзгәрмәде, ди. Коронавирус йоктырган кешегә югары температура, баш авырту, хәлсезлек, томау төшү, ютәл, буыннар сызлау хас. Кайбер очракларда ашказаны-эчәк трактына бәйле борчулар да килеп чыгарга мөмкин.

Эпидемиологик вазгыять тотрыксыз чакта профилактика чараларына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Битлек кию мәҗбүри саналмаса да, кешеләр күпләп йөри торган урыннарга битлектән бару зыян итмәс. Кулларны юып йөрү, антисептиклар куллану, бүлмәләрне җилләтү, дезинфекция кагыйдәләрен истә тоту да мөһим.

Санап киткән билгеләр күзәтелсә, өйгә табиб чакыртырга мөмкин. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, хроник авырулары булган кешеләргә яисә моңа кадәр коронавирус йоктырып авырганнар белән тыгыз элемтәдә булганнарга да, кисәк чирләп киткән очракта, медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү мәҗбүри санала.

ВРЕЗКА ИТЕП

Төбәк Хастаханәгә салынган Сәламәтләнгән Ачыкланган Үлгән
Мәскәү 161 2320 2952 11
Санкт-Петербург 105 704 1224 7
Мәскәү өлкәсе 44 351 398 0
       
Башкортстан 36 153 229 0
Краснодар крае 28 117 202 0
       
Удмуртия 16 173 135 1
Татарстан 47 12 89 0
       
Чукотка автономияле округы 0 12 11 0

 

 


Фикер өстәү