Рөстәм Миңнеханов: «Яшьләрне үз илләренең, республиканың һәм кече ватаннарының патриотлары итеп үстерү бик мөһим»

Балаларга – бакча, җитәкчеләргә – бәя. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре белән килде. Сабыйлардан сөенче алып, ул Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачты, аннан җитәкченең узган елга хисабын тыңлады.

«Алсу»лы булдылар

Әлмәт балалары хәзер яңа бакчага йөриячәк. Рәис Рөстәм Миңнеханов катнашында биредә яңа мәктәпкәчә белем бирү бинасын ачтылар. Бакча 110 урынга исәпләнгән. «Алсу» микрорайонында сафка басканга, бакчага исемне дә «Алсу» дип кушканнар. Бинада музыка, физкультура залы, психологик кабинет, татар һәм инглиз телләре бүлмәсе, медицина блогы урнашкан. Территориясендә 5 уен мәйданчыгы булдырылган.

– Бу – балалар һәм ата-аналар өчен аеруча көтелгән вакыйга. Котлыйм сезне! Балаларны тиешенчә тәрбияләү өчен шартлар тудыра алуыбызга сөенәм. Бу – безнең эшебезнең үзгәрешсез кала торган бер юнәлеше, – диде бинаны ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов.

«Алсу» микрорайонына балалар бакчасы, чынлап та, бик кирәк булган. Монда яшәүчеләр саны 15 меңгә җиткән икән инде. Яшь гаиләләр күплеге белән дә аерылып торган район ул.

Әлмәт башлыгы Тимур Нагуманов балалар бакчасы өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләре җиткерде.

– Без бу хакта күптән хыяллана идек. Микрорайонда яшәүче әниләрдән дә күп мөрәҗәгатьләр булды. Биредә яңа «Адымнар» мәктәбен дә ачтык. Моның өчен бик зур рәхмәт! Балаларга искиткеч шартлар тудырылган, – диде җитәкче.

Елга нәтиҗә

Әлмәт башлыгы Рөстәм Миңнехановка узган елгы нәтиҗәләр һәм бу елга куелган бурычлар турында да сөйләде.

Рәис Рөстәм Миңнеханов Әлмәтнең Татарстан районнары арасында аерым статуска ия булуын ассызыклады.

– 213 меңнән артык кеше яшәгән, республиканың көньяк-көнчыгышы өчен тарту көченә ия булган зур муниципалитетларыбызның берсе ул. Биредә «Татнефть»нең төп бүлекләре эшли. Республиканың иң зур нефть компаниясенең эшчәнлеге ничә еллар дәвамында Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Алар барлык проектларда да катнаша, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан җитәкчесе әйтүенчә, Әлмәтнең потенциалы зур. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, районның мөмкинлекләре авыл хуҗалыгы өлкәсендә тулысынча ачылмаган әле. Сүз уңаеннан, ел йомгаклары буенча агросәнәгать комплексы рейтингында Әлмәт районы 39 нчы урынны гына били. Терлекчелек өлкәсендә уңай үзгәрешләр булган.

Рәис әйтүенчә, Әлмәттә төзелеш эшләре дә күп башкарылган. Әйтик, «Безнең ишегалды» проекты кысасында районда 78 ишегалдына ремонт кергән. Шәле – Баулы автоюлының Алексеевск – Әлмәт өлеше буенча да эш алып барыла.

Хәл ителергә тиешле җитди бурычларның берсе – җәмәгать транспортын үстерү. Кызганыч, соңгы елларда Әлмәт өчен бу «авырткан җир» санала. Биредә яшәүчеләрнең канәгатьсезлеге җәмәгать транспорты маршрутлары һәм транспорт җитмәүгә бәйле. Бу җәһәттән Тимур Нагумановка эшне тиешенчә оештырырга кушылды.

Торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле сораулар да шактый. Әлмәт җитәкчелеге исеменә җәмәгать урыннарын чиста тотмау, юлларны кар һәм боздан арындыру, җылылык һәм суга бәйле мөрәҗәгатьләр еш килә икән.

Рөстәм Миңнеханов аерым тукталган тагын бер мәсьәлә – яшьләр белән эшләү. Биналар төзү генә түгел, аларны тиешле эчтәлек һәм кешеләр белән тутыру да мөһим бит әле. «Яшьләрне үз илләренең, республиканың һәм кече ватаннарының патриотлары итеп үстерү бик мөһим», – диде Рәис.

  Әлмәт – саннарда

*Әлмәт районында 2022 ел нәтиҗәләре буенча уртача хезмәт хакы 2021 ел белән чагыштырганда 18,9 процентка арткан һәм 63,8 мең сумга җиткән.

*2022 елда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64 проценттан 0,15 процентка кадәр кимегән.

*Әлмәт кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүчеләр саны буенча – 18 нче урында, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны буенча – 12 нче урында.

 


Фикер өстәү