Сәдака тартмасы ясаучы: “Мин аны төштә күрдем”

Апас районының Олы Бакырчы авылына керү торган юлда гадәти булмаган сәдака тартмасы бар. Зират янына урнаштырылган әлеге тартма сәфәр чыгучыларга дога укып, теләкләр теләп кала.

– Юлаучыларга сәдака сала, теләкләр теләп кала торган тартма ясау хыялым күптәннән бар иде. Тик моны тормышка ашыру өчен берничә ел вакыт узды, – ди әлеге күркәм эшне башкарып чыккан, шушы авылда яшәүче Заһир Габетдинов.

Ул иң элек гап-гади тартма була. Анысы тузгач, менә шулай мәчет рәвешендә тимердән эшләп куя. Ә анысын төшендә күрә ул.

– Әлеге тартма мәчет рәвешендә булып, төшемә керде. Кичен сызымын сыза башладым да, иртәнге 6га өлгерттем. Эшләвен авылдашлар белән бергә башкарып чыктык. “Юл догасы”н үзем яздырып, теләкләрен дә әйтәм. Аннан соң без сәдака акчаларын мәчеткә тапшырып, дога кылабыз, – ди Заһир Габетдинов.

Зөһрә Садыйкова

Фото һәм видео: Альберт Каюмов


Фикер өстәү