Купкада яшәүчеләр: «Шәһәр ул – ала гына белә, бирә белми. Китүчеләр, картайгач, барыбер кайталар»

Иртән вахта килә дә, авыл кешеләре төрле якка эшкә чыгып китә. Итек басучылары, суган үстерүчеләре белән дан тоткан, җитеш тормышлы Купкада да шундый хәл. Аның каравы, сигез ай буе клубка мөдир булырлык кеше эзләгәннәр, хат ташучы булырга теләүче дә юк икән. Өлкәннәр авылның киләчәге өчен борчыла. Борчыларга урын бармы?

Җилләргә бирешми

Купка тау башында урнашкан, шуңа күрә җилнең тынып торганы юк биредә. Тик авыл халкының моңа әллә ни исе китми. Җил тавышын тыңлап яшәргә өйрәнгән инде алар. Бәлкем, җилгә каршы тору да нык, көчле итәдер үзләрен. «Бездә бердәм, ярдәмчел халык яши», – диләр. Авылда 160 хуҗалык бар. Ташландык йортлар юк, унысы буш торса да, кайтып, күз-колак булып китәләр. Авыл җирлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, барлыгы 488 кеше яши. Шуның 115е – пенсиядә, 254е – эшкә яраклы яшьтәгеләр. 17 яшькә кадәрге 119 бала бар. Дүрт ел эчендә авыл халкы 14 кешегә генә кимегән. Клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар, мәчет эшли. Башлангыч мәктәпкә – 21, бакчага 22 бала йөри. Мәктәп ябыла дигәндә, авыл халкы, үз акчасына ремонт ясап, белем йортын саклап калган. Шулай да кайбер әти-әниләр балаларын әле дә Кукмарага йөртеп укыта. Клубка мөдир табу да җиңел булмаган.

Кайчандыр клубта эшләп, аннары җир эшенә күчкән Илфат Гыйльметдиновны үгетләп, кабат мәдәният өлкәсенә кайтара алганнар. Дөрес, Илфат фермерлыкны да ташламаган. Казаннан танылган артистларны чакырып, төрле чаралар уздырып, авыл халкының күңелен күтәреп тора икән. Ә менә хат ташучы таба алмыйлар.

– Эзлибез, әлегә килергә теләге булган кеше күренми, – диде Зур Сәрдек җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов.

«Ипотека белән бала язмышын хәл итәләр»

Үзара салым акчасына шактый эшләр башкарылган: юллар төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы, шугалаклар ясалган. Авылның ныклыгы йортлар, каралты-куралардан күренә. Тузган нигезләр юк, кешеләр дала кебек киң йортларда яши. Каты эшләдек, тәмле ашадык, дип юкка гына әйтмиләр, димәк монда. Элек күбесе челләдә дә бил бөгеп, суган үстереп, кара мунчада итек басып саткан хәләл акчага тормышларын яхшырткан.

Авылда яшәүчеләрнең күбесе «Восток Агро», «Кукмара Сөте», «Адай икмәге» җәмгыятьләрендә, Кукмара металл савыт-саба заводында хезмәт куя икән. Кайберәүләр авылдагы сөт эшкәртү комбинатында эшли. Мал тотучы фермерлар, тимер капка-коймалар ясаучылар, автосервис ачучылар, һөнәрчелек белән шөгыльләнүчеләр дә бар әле.

– Кешене авылда калдыру өчен эш кирәк. Менә анысы юк диярлек. Замана техникасы да эшче көчләрнең кимүенә китерде. Элек чәчү чәчкәндә бер дизель тракторына 6–7 кеше кирәк булса, хәзер ап-ак күлмәк кигән тракторчы утыз белгечне алыштыра. Ун көн буе эшләгәнне ике сәгатьтә башкара. Күрше-тирә авылларга, Кукмарага, Казанга барып эшләүчеләр бар. Калганнарга нишләргә? – ди мал табибы булып эшләп, ялга чыккан Рафил абый Хаҗиев.

Әти-әниләрнең тәпи йөрмәгән балаларына ана капиталына шәһәрдән фатир алып куюын да аңлап бетерми Рафил абый.

– Малай үскәнче дип, кредит-ипотекага аның язмышы хәл итәләр. Аннан Казан кешесе ясарга тырышалар. Хәер, үземнең ике улым да Казанда яши, – ди ул. – Без, өлкән буын, шушы йортларда яшәрбез инде. Яңаны сала башласаң, бик авыр бит. Таушалган йортларга да миллион сум сорыйлар. Нигезләрне саклыйсы иде.

«Шәһәр ала гына, бирә белми»

Авыл һөнәрчеләре белән дан тота. Итек калыплары, сандык, караватлар ясаучы Сәлим Сәлахов бар. Итек басу белән Нияз Фәтхрахманов, Наил Гарипов, Рамис Садрисламов, абыйлы-энеле Илһам һәм Илфат Фәйзрахмановлар, Илнур һәм Илдар Шәриповлар гаиләләре шөгыльләнә. Тик итекчеләрнең саны кими бара. Яшьләре дә 45–50дән узган инде. Дөрес, кышлар салкын, димәк, итеккә ихтыяҗ бар әле.

Тимер капка ясаучылар да үзләрендә. Бу эшнең осталары – Фәрит Габдрахманов, Рөстәм Фәлахов. Рөстәм ун ел элек шәһәрдән авылга әнисен тәрбияләргә кайткан булган. Энекәшләре – Якутиядә, апалары – кияүдә. Әнисе мәрхүмә икән инде. Төп нигезне хәзер Рөстәм саклый. Авылны да картлар кулына калдырып булмый бит инде, ди. Ялгызы гына яшәсә дә, аптырап йөри торганнардан түгел ул. Өендә цех ачып, тимердән капка-койма, чардуган һәм халыкка башка кирәк-ярак ясый.

– Шәһәр ул – яшьлек өчен. Ул ала гына белә, бирә белми. Авылда кеше бердәм, бер-берсенә булышырга атлыгып тора. Шәһәргә китүчеләр, картайгач, нигезләрен сагынып, барыбер авылга кайта. Алданрак кайтып, үз урыныңны булдыру яхшырак. Бизнес алып баручылар өчен авылда шәһәргә караганда мөмкинлекләр күбрәк, минемчә. Күпкә өметләнмәскә, азга да шөкер итәргә өйрәнергә кирәк. Кайбер кешенең зарланудан башы чыкмый. Кемдер исә, башын эшләтеп, нәрсәдер булдырырга тырыша. Без юкны бар итәргә, кеше күз алдына китермәгән әйберләрне ясарга өйрәнгән инде, – ди 32 яшьлек Рөстәм Фәлахов.

Тимергә тотынуы да көтмәгәндә генә килеп чыга. Күршедән эретеп ябыштыру җайланмасы алып, капка ясый ул. Беренче хезмәте башкаларга да ошый. Менә шулай эшләр хутка китә.

– Беркая да китәсе килми. Авылга беректем инде, хәзер җибәрмиләр дә. Башка эшләребез дә бар. Су кертәсе, түбә ябасы, кыш көне торбадагы суны җылытасы булса да, чакыралар, – ди ул.

Руслан Юзмөхәммәтов та, шәһәрдә яшәп, авылга кайткан икән. Өч ел элек үзмәшгуль булып теркәлеп, авылда автосервис ачып җибәргән. Иптәше Юлия белән дүрт бала үстерәләр. Икесе дә югары белемле. Хатыны авылда китапханәче булып эшли. Бу урында 28 ел хезмәт куйган каенанасы Рәхиләнең эшен дәвам иттерә ул.

– Машина ремонтлатырга да, юдыртырга да кеше күп килә. Кайсы көннәрне төшке ашка да вакыт тими. Ремонтны чират буенча башкарам. Юуын һәркем үзе юа. Авылда мондый хезмәт күрсәтү бик кирәк дип уйлыйм. Берәүнең дә пычрак техника белән йөрисе килми. Хәзер элеккеге кебек капка төбендә шланг сузып юулар юк. Заманасы белән кешесе дә үзгәрә, – ди Руслан.

Җир кешеләре

Авыл халкы мал-туардан бизмәгән әле. Аннан кергән табыш – яшәү чыганагы. Габделхай Галиев гаиләсе күпләп атлар һәм үгезләр асрый.

Гөлназ белән Нияз Шәрәфиевлар да абзар тутырып мал тота. Гаилә башлыгы – тракторчы. Гөлназ моңа кадәр сыер сауган, хәзер өйдәгесен тәртиптә тота. Бергә яши башлауларына – 22 ел. Ике кыз үстерәләр.

– Без авылдан чыгып китүне күз алдына да китерә алмыйбыз. Үгезләр, атлар асрап көн күрәбез. Сыерны да бетермәдек. Итне сатабыз. Табышы бар. Балаларга ярдәм итик дип тырышабыз. Авылда да менә дигән итеп яшәргә була, – ди 45 яшьлек Гөлназ Шәрәфиева. Дөрес, олы кызлары район үзәгендә эшли, кечеләре Казанда белем ала. Авылга кайтырлармы?

Узган гасырның 70–90 нчы елларында Купканың тирә-ягындагы авылларда әти-әниләр, уллары тууга, җир алып, йорт салып куйган. Биредә исә аны төпләнеп каласы балага бергәләп җиткезгәннәр. Күрше авылда ягулык станциясе булдырган элеккеге укытучы Нурсил Шәймәрданов та тамырларны авылга беректерү турында еш уйлана икән. Эшмәкәрмен дип тормый, җирдә казынып, мал-туар асрап көн күрә ул. Хатыны Гөлнур белән өч ул үстерәләр. Ике уллары Янильдәге аграр көллияттә укый. Анда цифрлы җир эшенә, пилотсыз техникалар иярләргә өйрәнәләр.

– Авылга тартылу көчен тәрбияләү әти-әнидән тора. Авылда эш тә, бернәрсә дә юк, укып бетергәч, шәһәргә китү ягын карагыз, дип торганда, бала авылны ничек яратсын ди? Әти-әни бигрәк интеккән икән, шуңа күрә җибәрәселәре килә, дип уйлый бит ул, – ди Нурсил Шәймәрданов. – Балаларны район мәктәбенә йөртүче әти-әниләр дә бар. Алар ул-кызларын башлангыч сыйныфта үзебездә дә укыта ала бит. Бу – баланы авылдан аеру, шушы яшьтән үк аның авылга мөнәсәбәтен үзгәртү дигән сүз. Кукмарада яхшы, авылда начар укыталар, дигән фикер туа. Мин андый әти-әниләргә: «Сез үзегез тамырны өзәсез, соңыннан балагыз авылга кайтмаганга үкенәчәксез», – дим. Әгәр гөрләп торган авылның мәктәбен, клубын япсалар, кемнең каласы килсен? Таралган авылны яраттырып булмый.

 Сәрия Мифтахова

 

 

 

 


Фикер өстәү