Җылыну. Шәлчеләр һәм итекчеләр өчен ел уңышлы килде

Быелгы карлы кыш онытыла төшкән киез итекләргә дә, кабарып торган мамык шәлләргә дә игътибарны арттырды шикелле. Шәлчеләре һәм итекчеләре белән дан казанган авыллар халкы да безнең фикерне раслады.

Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылына чыгуыбыз юкка гына түгел, чөнки биредә һәр хатын-кыз, буш вакыты булган саен, кулына инә белән җеп ала. Авылда иң оста һәм өлкән бәйләүчеләрнең берсе Сания Әхмәтҗанова әйтүенчә, ул шәл бәйләргә 6 яшендә үк әнисеннән өйрәнгән. Шуннан бирле кулыннан инә белән җебе төшмәгән. Заманында аялаган да, эрләгән дә ул.

– Ул заманнарда аның файдасы да бар иде. 2000 нче елларга кадәр шәл бәйләп сатып, шактый мантып калырга булгандыр. Хәзер файдасыннан бигрәк хезмәте күбрәк. Җиңел эш түгел, аның өчен саулыкның яхшы булуы кирәк. Гел шул эш белән генә утырсаң, бер косынканы 3-4 көн эчендә дә бәйләп чыгарга мөмкин, ләкин минем андый вакытым юк. Элеккеге еллардагы кебек күпләп бәйләмәсәм дә, буш та утырганым юк, – ди оста.

Шәл бәйләү исә мамык сайлаудан башлана. Анысын да бик белеп башкарырга кирәк икән.

– Мамыкның озын булуы әйбәт. Эш күңел җылысын биреп, бисмиллаһны әйтеп, үземә дә, алган кешегә дә файдасы булсын, дип матур теләкләр теләүдән башлана. Шуннан соң мамыкны җиренә җиткереп эшкәртә белергә кирәк. Шәп итеп юабыз, чайкыйбыз һәм киптерәбез, тетәбез, шапылдатабыз, җепләр кушып эрлибез. Шәлнең җылысы 30–40 елга кадәр җитә. Хатын-кызның чын, табигый материалдан эшләнгән бер шәле булса, ул аның аркасын да җылыта, авыруын да дәвалый. Ятып торса да, утырып эшен эшләсә дә, шәлен аркасына салса, шифасын, җылысын ала. Балаларын мунчадан төреп чыгарга кирәк, дип тә сорап алучылар булды, – ди Сания апа.

Сораучылар да күп икән. Элек ул күз нурын түгеп бәйләгән шәлләрен сатарга базарга йөрсә,  хәзер заказларны телефоннан кабул итә дә почта аша җибәрә, яки кешеләр үзләре килеп ала.

– Узган ел Башкортстаннан да сорадылар. Аларга да шәлләр, жилетлар бәйләп җибәрдем. Шәлләрем Мәскәүгә, Төркиягә кадәр барып җитте инде. Бу кышта башкаларына караганда күбрәк саттым дип әйтә алмыйм. Гадәтенчә, – диде шәл бәйләүче оста.

Күгәрчен авылы хатын-кызлары шәл бәйләү белән танылсалар да, хәзер муенлы кофта, свитер, жилетларга кадәр бәйләп саталар икән. Оекбаш, бияләй, шарфлар турында әйтеп тә торган юк.

– Быел заказларым бик күп булды, – ди Гөлфирә Калиева. – Әле тагын да күбрәк бәйләр идем, төп эштән бушап булмый. Ә бәйлисе килә, чөнки ул безнең канга сеңгән. Әбиләр, әниләрнең кулыннан инә-җеп төшмәде. Үзебез дә – 4–5 яшьтән үк кул арасына кереп үскән буын без. Җанга да тынычлык бирә, файдасын да күрәбез. Яшүсмер чорда шәл бәйләргә төштән соң – беребезгә, кичен икенчебезгә җыела торган идек. Ә җәйләрен капка төпләре тутырып утырыр идек. Элек бездә һәр капка төбендә 2–3 хатын-кыз җыелышып, гел бәйләп утырышлы иде. Хәзер кимеде дисәк тә, капка төбендә шәл бәйләп утыручылар әле дә бар.

Шәл бәйләр өчен кәҗәнең сыртындагы яхшы мамыклары гына тотыла, калганнарыннан оекбаш, бияләй бәйлиләр. Мамыкны исә Волгоград якларыннан алып килеп саталар.

– Шәл гел сорыйлар иде, ә бу кышта тагы да артты. Бәйләгән кешеләрнең товары тормый, һәрберсе сатылып бара. Былтыр бездә узган «Бистә шәле» фестиваленнән соң тагын да күбрәк сорыйлар. Күрәләр, беләләр. Бәйләп өлгертергә генә кирәк. Башта без бары тик шәл генә бәйләдек, аннан соң сораучылар арткач, оекбаш, бияләйгә керештек. Өчпочмаклы косынкалар, кофта, жилетлар сорый башладылар. Менә быел ак шәл (паутинка) модага керде. Кыскасы, яңарыш, үзгәреш гел булып кына тора, – ди ул.

Күгәрчен авылы апалары әйтүенчә, моңда кадәр шәлнең бәясе арзан булган. Быел кыш күтәрелгән, чөнки мамыкның бәясе арткан.

– Бер яхшы шәл бәйләр өчен 400 грамм мамык кирәк. Берничә ел элек аны 600–700 сумга ала идек, бүген ул 1600–1800 сум тора. Быел 2000 сумга кадәр менә, диләр. Шуңа күрә бу сезонда шәлне – 4–5 меңгә, косынкаларны 2000–2500 сумга, паутинка сыманнарын 3000–3500 сумга сатабыз, – диде алар.

Мамык шәл сайлыйбыз

Яхшы шәл йомшак, нәфис, ялтырап тора торган була.  Әйбәт шәл алган вакытта ук мамыклы булмаска да мөмкин, чөнки бөтен кеше дә мамыклы итеп бәйли алмый. Шуңа күрә мамыгы чыкканлыкка карап кына алмаска киңәш ителә. Элек хатын-кызлар шәлнең калынлыгын, җылылыгын карасалар, хәзер нәфислеге һәм матурлыгына игътибар итәләр, ди осталар. Тыгыз бәйләнгән шәлләр озаккарак чыдый, буш бәйләнсә, тиз коела. Шәл яба-яба кабара, моның өчен махсус берни дә эшләргә кирәкми. 

Итек суык ярата

Кукмара районының Туембаш авылы исә итекчеләре белән данлыклы. Биредә яшәүчеләрнең күпчелеге итек басып көн итә. Без шул осталарның берсе Рамил Галимов белән аралаштык. Элегрәк ул итекне әтисе белән бергәләп басса, хәзер, төп эшеннән бушаган арада, үзе генә эшли.

– Итек суык ярата. Суык булса, кеше – итек, җылы булса, суыткыч ала, диләр. Декабрь башы бик җылы булды бит. Аңа кадәр итекне яхшы алдылар. Яңгыр яугач, сату тукталды. Итекне мин ел әйләнәсе басам. Бер көнгә 3–4 пар яхшы, сыйфатлы итек әзерлим. Бер пар итекне әзерләргә 7–8 сәгать вакыт кирәк. Эшләгән бере сатылып бетеп бара. Безнең авылда итек басучылар күп, кемнең ничектер, тик миннән, узган ел белән чагыштырганда, азрак алалар. Моңа кышның соң килүе дә, башында яңгыр яву да сәбәпчедер дип уйлыйм. Ләкин елына күрә сату әйбәт, зарланып булмый. Моннан да начаррак сатылган вакытлар булды. 2010 елның кышы бик салкын килде, менә шул елны итекнең мичтән төшкәнен көтеп торалар иде. Гомумән, итекне сатып алучылар да, басучылар да елдан-ел кимидер, дип уйлыйм. Чөнки итекне башлыча авылда кияләр, ә алар бетүгә таба бара, – ди ул.

Рамил әйтүенчә, халык, әйбәт итек йомшак була дип уйлап, ялгыша. Яхшы итек каты була, ди.

– Йомшагы җайлы, тик тиз тарала торган була. Ә каты итек үз формасын озак еллар югалтмый. Аннан соң итекнең уңышлы булуы йоннан да тора. Итек өчен көзге йон кирәк. Элек аны үзем күрше-тирә районнардан җыя идем. Хәзер китереп саталар. Башта йонны тигәнәкләрдән чистартабыз, аннан соң тетүчеләрдән теттерәбез. Авылда андый егетләребез дә бар, – ди оста.

Итек үз хуҗасына озак вакыт хезмәт итсен өчен, берничә киңәшен дә бирде.

– Йөреп кайткач, итекнең карын себерергә, киптерергә кирәк. Кайнар урынга куярга ярамый, юеш табан ката һәм итек утырачак. Җепшек көнне итек утыра, кечерәя. Пычранса, юарга ярамый. Кипкәнен көтәргә, аннан щетка белән чистартырга кирәк. Кара итек бераз ялтырап торсын өчен, көнбагыш мае белән майлау яхшы, – ди Рамил Галимов.

Зур Кукмара авылында яшәүче Рәмзия Галимҗанова исә: «Быел итекне басып җиткереп булмый», – ди.

– Безнең басучыларыбыз да, түшәүчеләребез дә бар. Шуңа күрә күпләп һәм ел әйләнәсе эшлибез. Җәен көненә 4–6 пар итек бассак, кышын 10–11 киемгә җитә. Бер пар итекне 1400 сумнан саттык. Баскан бере сатылып бара. Быел хәтта декабрь башындагы яңгырлар вакытында да саттык аны. Октябрь ахыры – ноябрь башында катырган булса, тагын да шәп буласы иде. Мәскәүдән дә, Санкт-Петербург, Екатеринбургтан да күпләп алып китәләр.

Итек сайлыйбыз

Яхшы итеп басылган итек, көн саен киеп йөрсәң дә, 3–4 елга җитә. Чын итекнең асты калын, үзе нык, тыгыз була. Башын бөкләгәч, шарт итеп кире атарга тиеш ул. Итекнең уңы, сулы юк. Аякка кигәч, үз формасын ала. Җылылыкка килгәндә, буялмаганы җылырак. 

 


Фикер өстәү