Күгәрчен үрчетүчеләр: «Ул гомерлек мәхәббәткә әйләнә»

Кайбер кешеләрнең йорт хайваннарына, терлекләргә исләре китсә, Әлмәт районының Кама-Исмәгыйль авылында яшәүче Гөлгенә һәм Әсгать Хәмидуллиннар кошларны бик ярата икән. Бүген гаиләнең 50ләп күгәрчене бар. Ә кайчандыр аларның саны 200 башка җиткән булган. Аеруча Әсгать абый мөкиббән күгәрченнәргә.      

Беренче карашка әллә ни матур да булмаган, бик тә гади кошларга мәхәббәт кайчан бөреләнгән икән соң гаилә башлыгында?

– Беренче күгәрченнәрне 7 нче сыйныфта укыганда алган идем. Армиягә киткәнче шактый үрчетеп, 22 башка җиткердем. Тик туган якларга әйләнеп кайтканда, кошларым кайсы кая таралышып беткән иде инде. Бер елдан соң аларны тагын үрчетә башладым. Һәм менә 1970 нче еллардан бирле кошларсыз яшәгәнем юк. Мин алардан башка тора да алмыйм шикелле инде, – ди ул.

Капкачына күрә – чиләге, дигәндәй, тормыш итәргә парын да үзе шикелле үк күгәрчен җене кагылган Гөлгенә апаны сайлаган ул.

– Әсгать абыегыз кечкенә чагыннан ук уенчык белән түгел, каз йомыркасы белән уйнаган. Йомыркаларның кайсыннан ана, кайсыннан ата бәбкә чыгасын әйтеп бирә торган булган, – дип сүзгә кушылды ул. – Йомырка дигәннән, өйләнешкәч, күгәрчен астына тавык йомыркасы куеп, чеби чыгарганыбыз да булды әле безнең. Хәзер инде мин дә абыегызга охшап беттем. Бер арбага утыргач, икенчеңнең җырын җырлый башлыйсың икән ул. Хәер, миңа күгәрченнәргә мәхәббәт бертуган абыемнан да күчкәндер, дип уйлыйм. Ул мәктәптә укыган вакытта ук шушы кошлар белән кызыксынды. Һәм соңгы көннәренә кадәр аларны асрады.

Күгәрчен генә түгел, башка төрле кошлар, балыклар үрчеткән чаклары да булган Хәмидуллиннарның.

– Минем попугайларым да бар. Дөрес, сөйләшә торганнары юк инде хәзер. Алары аеруча кызык иде. Кенәриләрем дә бар иде. Аларын үзем чыгардым. 200 литрлы аквариумда алтын балыклар да тоттык. Тавыклар белән бергә йөри торган бик матур койрыклы парлы тәвә кошларыбыз да бар иде. Аларны өйләнешкән елны күгәрченнәр белән бергә Мәскәүдән алып кайткан идек, – ди хуҗабикә.

Әлеге вакытта алар «Күбәләк» токымлы һәм гади күгәрченнәр үрчетә. Әйтүләренчә, гади бер күгәрчен 500 сум тора. Соңгы тапкыр 3 пар кошны 6 мең сумга сатып алганнар. Бер пары 8 мең сум торган токымнар да бар, диләр.

– Без кошларның барысын да бары тик күңел өчен, матурлык өчен генә асрыйбыз. Бернинди файда да алганыбыз юк. Бүләк итеп тә бирәбез, карчыга, песи ашаганнары да бар. Күгәрченнәр тәрбияләр өчен нәзберек түгел. Тавык нәрсә ашый, алар да шуның белән үк туклана. Ике төрле кошка көн саен бер чиләк бодай җитә, – ди Әсгать абый.

Аның әйтүенчә, күгәрченнәр чыннан да тугрылыклы.

– Алар өчәр сәгать оча да кабаттан ояларына кайтты төшә. Күгәрченнәрнең дә холыклары төрлечә, ләкин күпчелеге тыныч. Читкә китми. Бервакыт Бөгелмәдә яшәүче бер гаилә, туйларында очыртырга дип, пар күгәрчен алып киткән иде. Шуларның берсе кире очып кайтты. Юкка гына пар күгәрчендәй тормыш теләмибез бит. Бу чыннан да шулай. Алар бик тугры. Токымнарын алыштыру өчен, берсе белән икенчесен парлыйм, тик барыбер аерылып, үз ярына әйләнеп кайта. Мин дә, үзләре төсле, күгәрченнәргә тугрылыклы. Бик яратам кошларны, – ди ул.

Әсгать абый күпчелек кошларына исемнәр биргән. Алай гына да түгел, барысын да таный, хәтта кайсының әнисе, әтисе икәнен дә әйтеп бирә ала икән.

– Аның бит аска, җиргә карап йөргәне юк. Карашы һәрвакыт өстә, күктә булыр, – дип сүзгә кушылды Гөлгенә апа. –  Күгәрчене кайтмаса, йокламый да ул. Аягы авыртып, ике ел урын өстендә ятканда да, улыбыз ярдәме белән чыгып, шуларга ашарга биреп керә торган иде.

100 мең сумлык кош

Бишмунча авылында күгәрчен үрчетү белән шөгыльләнүче Шәүкәт Алеев яши. Бүген 50ләп кошы булса да, заманында 800 башка кадәр тоткан ул.

– Күгәрчен белән кызыксына башлагансың икән, ул гомерлек мәхәббәткә әйләнә, – ди Шәүкәт абый. – Мин үз-үземне белә башлаганнан бирле шушы кошлар белән. 16 яшьтән бирле шахтада эшләдем, хезмәт хакым яхшы иде. Күп йөрдем, дөнья гиздем. Заманында күгәрчен эзләп, бөтен Россияне йөреп чыктым. Украинаны җәяүләп диярлек аркылыга-буйга иңләдем. Сирәк токымлы күгәрчен өчен бервакытта да акча кызганмадым. Хәтта 100 мең сумга алган вакытлар да булды. Бу якларга күченеп кайтканда да аларны үземнән калдырмадым, 50сен генә булса да үзем белән алдым.

Заманында Шәүкәт абый 800 баш кош асраган, хәзер төгәл санын белмәсә дә, якынча иллеләп тирәсе бар, ди. Күпчелеге Николаевский токымлы.

– Алардан миңа бер файда да юк, бары тик күңел өчен генә тотам. Бик нык яратам. Хәзер инде аларны тәрбияләр өчен саулык та җитәрлек түгел. Җәен йорт тирәли очып йөриләр дә кире кайталар. Туйлар, Җиңү бәйрәмнәре, Россия, Республика көннәре уңаеннан уза торган чараларга да сорап киләләр. Кызганмыйча бирәм, чөнки барыбер кире әйләнеп кайта алар. Хәзер колхоз, совхозлар бетте, амбарлар бушады, карчыгалар, ашарга эзләп, хуҗалыкларга киләләр. Ә карчыга өчен күгәрчен – иң җиңел табыш. Элек балалар белән бергә карасак, хәзер ара-тирә оныклар ярдәм итә, – ди күгәрчен үрчетүче.

Күгәрченнәр турында кызыклы фактлар

Йомырка салып, 18 көн утыра.

Уртача 15 ел яши. Иң озын гомерлеләре – 30 ел.

Әлеге кошларны кешеләр беренче тапкыр моннан биш мең ел элек кулга ияләштергәннәр.

Ул элек-электән тынычлык кошы булып санала. Аңа 30лап шәһәрдә һәйкәл куелган.

Аларның күзләре искиткеч яхшы күрә. Күгәрченнең күзен кояш та, яшен дә, эретеп ябыштыру аппараты да чагылдыра алмый.

Дөньяда бу кошларның  700ләп төре бар.

Күгәрченнәр 2 мең чакрым биеклеккә кадәр күтәрелә ала.

 


Фикер өстәү