Бруцеллез авыруы табылган авылда яшәүчеләр: «Барыбыз да куркуда»

Татарстандагы терлекләрдә тагын бруцеллез авыруы расланды. Бу юлы авыру Кайбыч районының Иске Чәчкап авылындагы малларга зыян салган. Узган елгы ике очрактан аермалы буларак, монысында куркыныч авыру шәхси хуҗалыклардагы малларны аямаган. Алардан тыш, Айрат Пукачев фермер хуҗалыгындагы бозауларның да авыру йоктырганы ачыкланды.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, авыру биш шәхси хуҗалыкта һәм фермер хуҗалыгында чыккан.

– Фермер хуҗалыгындагы 51 баш терлекне һәм авыру чыккан шәхси хуҗалыкларның барлык малларын Кайбычтагы сугым цехында чалып, итен эшкәртеп, колбаса ясаячаклар. Безгә хәзер беренче чиратта, әлеге хуҗалыклардагы малларны бетерү, дезинфекцияләү, чистарту кирәк. Авыруны таратмау – иң төп бурыч. Бруцеллезның кешеләргә йогу куркынычы да булгач, аларны да тикшерәчәкләр, – диде ул.

Без авыл халкы белән дә аралаштык. Алар әйтүенчә, бер атна эчендә өч хуҗалыкта сыерлар бозау «салгач», кешеләрнең күңеленә шик керә. Шунысын әйтергә кирәк: хуҗалыклар күршеләр түгел, ләкин бер урамда урнашканнар.

– Ике сыер бозавын төшергәч, ветеринарга хәбәр иттек. Хафага бирелмәсә дә, бу хәл контрольгә алынды. Ә инде өченче сыер да бозавын салгач, үлгән маллардан анализ алдылар. Кызганыч, авыру расланды. Шуннан соң Апастан ветеринарлар килеп, һәр хуҗалыктагы сыерлардан кан алдылар. Аларның нәтиҗәләре тагын ике хуҗалыктагы терлекләрдә шушы авыру барлыгын күрсәтте, – диде безгә исем-фамилиясен газетада күрсәтергә теләмәгән авыл кешесе.

Гадәттә, бруцеллез читтән алып кайткан маллар белән ияреп кайтырга мөмкин, диләр. Тик авыру чыккан шәхси хуҗалыкларда соңгы берничә айда терлекләр сатып алынмаган. Җәен әлеге урамның сыерлары фермерныкылар белән бергә көтүгә йөргән булган. Моннан тыш, халык сыерларын аның үгезе янына алып барган. Шуңа күрә авыру аннан күчмәдеме икән, дип тә шикләнәләр.

– Авыру малларны дүшәмбе алып китеп юк иттеләр. Шәхси хуҗалыкларның алты терлеген, фермерның бер үгезен алып киттеләр. Авыл башында кергән-чыккан машиналарны тикшереп торалар. Продукцияне кертү-чыгару тыелды, – диде әңгәмәдәшебез.

Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, фермер яшерен юллар белән терлек алып кайткан булырга мөмкин. Ә шәхси хуҗалыкларга анда эшли торган кешеләр белән ияреп кайтуы да бар.

Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары халыкны иң нык борчыган сорауга исә болай дип җавап бирде:

– Иске Чәчкап авылы Кайбыч җирлегенә керә. Андагы башка терлекләргә һәм калган өч авылдагы сәламәт малларга тимибез. Язын кан алганда әлеге авыллар беренче чиратта тикшереләчәк, контрольдә булачак, – диде җитәкче. – Мин дүшәмбе үзем дә авылда эшләдем. Кешеләр бик борчулы инде. Күпчелеге үзләре өчен дип кенә бер сыер асрый. Шунысы сөендерә: малларын иминиятләштергән булганнар. Алар акчасын алачак. Моннан тыш, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин карары белән һәр баш өчен 50шәр мең сум акча түләячәкләр.

Иске Чәчкап авылында карантин игълан ителгән. Утыз көн дәвамында барлык терлекләр дә күзәтү астында булачак. Бруцеллез табылган очракта, аларны да юк итәргә туры киләчәк.

– Барыбыз да куркуда, беркемнең дә кәефе юк. Авыру башка малларда чыкмасын да калганнарына таралмасын иде, дип телибез. Бруцеллез килеп чыккан кешеләрнең сыерлары, сарыклары, бозаулары да бар бит әле. Аларга бигрәк кыен инде. Ут йотып торырга кирәк хәзер. Барысы да күзәтү астында. Авылда мал бик кадерле. Итен, сөтен бирүче, күпмедер дәрәҗәдә керем чыганагы да бит ул, – ди авылда яшәүчеләр.

Исегезгә төшерәбез: республикада күптән булып, инде онытыла төшкән авыру узган елның августында кабаттан баш калкытты. Башта Яңа Чишмә фермеры Николай Скоков хуҗалыгында бруцеллез чыгып, 700 баштан артык терлеге әрәм булды. Ел ахырында Әтнә районының «Тукай» хуҗалыгы зыян күрде. Андагы 5,5 мең баш мал юк ителде.

Бруцеллез – терлекләр һәм кешеләр өчен куркыныч булган йогышлы авыру. Маллар арасында аеруча сарыклар, кәҗәләр, мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар авыруга нәзберек. Белгечләр әйтүенчә, бруцелла бактериясе азык, су һәм һава аша күчәргә сәләтле. Күп очракта авыруның билгеләре юк. Ләкин хуҗалыкта сыерлар бер-бер артлы бозауларын югалта башлый икән, кичекмәстән анализ тапшырырга кирәк. Әлеге авыру терлек янында булган, яки аның итен пешеп бетмичә, сөтен кайнатып чыгармыйча кулланган очракта кешегә дә йогарга мөмкин. Кешеләрдә авыруның иң төп билгеләре – буыннар авырту, җенес әгъзалары ялкынсыну.

 


Фикер өстәү