Быел Татарстанда ким дигәндә 3 миллион 150 мең кв. метр торак төзеп тапшыру күздә тотыла. Бу хакта төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтте.
Планның 13 проценты үтәлгән инде. Коммерция юнәлешендә – 68,9 мең (22 йорт), социаль ипотека программасы буенча – 29 мең (12 йорт), шәхси төзелештә 301 мең кв. метр (2229 йорт) торак тапшырылган.
Татарстанда быел 930 ятим баланы тораклы итәргә җыеналар. Алар өчен 1 млрд 742 млн сум күләмендә акча каралган. Торак алучылар арасында биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 28 гаилә дә булачак. Моннан тыш, быел 84 яшь гаиләне дә сөендерергә җыеналар.