СВОга ирен озаткан волонтер Алинә: «Бер-береңә үпкәләп ятулар – чүп икән»

Арчаның Көтек авылында гомер итүче Алинә һәм Азат Латиповларны  (фамилияләрен шулай язуларын сорый, паспортларында шулай икән) махсус хәрби операция тагын да бердәм итә. Азатка 2022 елның 26 сентябрендә повестка килә. 8 айлык кызын сөеп тә туймаган Азат ныклы карар кыла: чакыргач, барам. Башка бу хакта сүз кузгатмыйлар.  Хатыны Алинә башта бер ай «Казан Экспо» юлын таптый, инде хәзер ай саен егетләргә гуманитар ярдәм җыеп җибәрә. Аны Арчада гына түгел, башка районнарда, хәтта күрше төбәкләрдә дә беләләр икән.

– Аерылышуны иң авыр кичергәне 11 яшьлек улыбыз Әмир булды. Әтисе аның өчен, ул әтисе өчен өзелеп тора иде. Ә мин исә никадәр читен булса да, балаларыма күз яшен күрсәтмәдем. Баштарак бик еладым. Әмма соңрак бу халәткә ияләштем. Волонтерлык эшенә керешкәч, тынычландым, – ди Алинә.

Махсус хәрби операция башлануга, алар берничә кеше «Ватсап»та ирләрен, улларын көтүчеләрне җыеп төркем ясыйлар. Әкренләп мондый төркем дүрткә җитә. Аннары алар район башлыгына барып: «Без эшләргә әзер, егетләргә ничек ярдәм итик?» – дип сорыйлар. Бөтен Арча халкы күтәрелә. Кем ничек булдыра ала, эшкә тотыналар. Алинә ике арада хәбәрче дә булып тора. Егетләр ни сорый, шуны юнәтәләр. Күчтәнәч, җылы оекбашларны исәпләп тә тормыйлар. Һәркем йөрәге кушканча, ярдәм кулы суза.

– Иремнең әти-әнисе белән яшәгәч, миңа җиңел. Бар нәрсәне бергә күтәрдек. Үз әти-әнием дә гел ярдәм кулы сузды. Балаларыма ныклы терәк булдылар. Ике як та оныкларны карап тора. Мин исә бар көчемне егетләргә ярдәм оештыруга бирдем, – ди ул. – Егетләрнең берсе дә чит түгел. Ирем дә  аларның иң якын туганнарына әйләнүен әйтә. Бер-берләренә башын куеп йоклаган егетләр бит алар. Ирем ялга кайткач та, егетләр ничек икән анда, дип борчылды. Әле яраланып та кайткан иде. Мондагы көннәрен санап уздырды. Күңеле белән анда иде. Мин үзем дә гуманитар ярдәм алып бармакчы идем. Тик ирем, монда килеп йөрмә, дип кисәтеп куйды. Балалар өчен борчыладыр инде. Икебез дә чыгып китеп булмый бит.

Азат турында озак сөйли ала Алинә. Тормышта төрлечә сынала алар. Әмма бирешмиләр.

– Ул – үз сүзендә тора торган кеше, нинди генә хәл булмасын, аңа ышанырга, таянырга була. Мине үз ышыгында яшәтте. Әле дә еракта булса да, саклап, яклап тора. Минем белән горурлана да. Сине мондагы егетләр дә белә, ди. Мин дә бик горурланам. Чын ирләрнең йөзен менә шушы махсус хәрби операция күрсәтте инде, – ди ул.

Алинә гуманитар ярдәм белән дә булыша, егетләргә тиешле акча, гаиләләренә бирелә торган пособиеләр алганда килеп чыккан проблемаларны да хәл итәргә ярдәм итә. Күпләргә ярдәм иткән. Тәҗрибәсе барлыгын белеп, аны «Ватанны саклаучылар» фондының Арчадагы социаль координаторы итеп тә билгеләп куйганнар.

– Махсус хәрби операция тормышны икегә бүлде. Элеккеге тормыш мәшәкатьләре, бер-береңә үпкәләп ятулар чүп икән алар. Парлап яшәгән чакларны бик сагынам. Исән-имин кайтсын иде дип телим, – ди Алинә. – Арча халкына рәхмәт әйтәсем килә. Без ярдәмне якташ егетләргә дип кенә җыймыйбыз. Миңа хәзер әллә кайлардан шалтыраталар. Башкортстан егетләре дә ярдәм сорый. Берәүне дә аермыйбыз. Ай саен пенсиясеннән 500, 1000 сум акча бирүчеләр дә, күп суммалар күчереп, исемен әйтмәүчеләр дә бар. Бездә бердәмлек көчле. Гел шулай авыр чакта ярдәмләшеп, шатлыкларны бүлешеп яшәргә язсын.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Арчадан тагын бер машина ярдәм киткән. Исемле посылкалар җыелган, берсе-берсе 280 мең сум торган ике квадрокоптер җибәрелгән.

 


Фикер өстәү