Эшләгән туңмас. Чаллы шәһәр советы утырышында узган елга йомгак ясадылар

42 мең йөк машинасы, 68 мең сум хезмәт хакы һәм 100 баллы укучылар. Чаллы шәһәр советы утырышында узган елга йомгак ясадылар. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Былтыр ирешкән төп уңышлар турында шәһәр мэры Наил Мәһдиев җиткерде. 2023 елда автокалада 737 миллиард сумлык товар төяп озатканнар. «КАМАЗ»да гына да 42 меңгә якын йөк машинасы җитештергәннәр. Шәһәргә ел дәвамында 77 миллиард сумлык инвестицияләр җәлеп ителгән. Былтыр Чаллыда 318 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Быел әлеге санны 320 мең квадрат метрга җиткерергә ниятлиләр. Наил Мәһдиев мәгариф өлкәсендәге уңышларга да аерым тукталды. Былтыр биредә мәктәп бетергән һәр дүртенче укучы 80–100 балл җыйган. Шулар арасыннан 27 чыгарылыш сыйныф укучысы – иң зур балл ияләре.

Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турында да әйтте. Шәһәрдә әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирәләр. Аерым алганда, махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләрнең яңа туган балаларына 100әр мең сум күләмендә акча түләнә.

Бу эшнең әһәмиятен Рөстәм Миңнеханов та ассызыклады. Аның әйтүенчә, яу кырында һәлак булган солдатларның якыннары һәм туганнары аеруча да безнең ярдәмгә мохтаҗ. Бу уңайдан, Чаллыда эш югары дәрәҗәдә оештырылган, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Чаллы республика гына түгел, ил икътисады үсешенә дә зур өлеш кертә. Беренчелек «КАМАЗ»да, әлбәттә. Шәһәрдә җитештерелгән сәнәгать продукциясенең 43 проценты нәкъ менә автогигантка туры килә. Зур предприятиеләр белән берлектә, Чаллыда кече һәм урта бизнес та уңышлы үсеш алган, диде Рөстәм Миңнеханов. Мәсәлән, «Чаллы» алгарышлы үсеш территориясе ил күләмендә иң яхшыларының берсе булып санала.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, сәнәгатьнең тотрыклы үсеше өчен тармакны өстәмә эшче көчләр белән тәэмин итәргә дә кирәк. «Бу эштә безгә мигрантлардан башка булмый», – диде Татарстан Рәисе. Эш бирүчеләргә бу мәсьәләдә игътибарлырак булырга да киңәш итте ул.

Татарстанда, шул исәптән Чаллыда тормышка ашырылучы илкүләм һәм республика проектлары турында сөйләгәндә, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы төзелеше турында да искә алдылар. Билгеле булганча, биредә Чулман елгасы аша күпер дә салына.

– Әлеге проектны тормышка ашыру барыбыз өчен дә зур бүләк булачак, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика башлыгы алда торган төп бурычларның берсе – халыкның тормыш сыйфатын яхшырту турында да искә төшерде.

– Хезмәт хакы буенча Чаллы республика күләмендәге уртача күрсәткечне уздыра. Биредә яшәүчеләр уртача 68 мең сум акча ала. Шул ук вакытта шәһәр халкының барысы да мондый мөмкинлеккә ия түгел: Чаллыда яшәүче 25 мең кешенең айлык кереме яшәү минимумыннан да түбәнрәк. Узган елның өченче чиреге нәтиҗәләренә караганда, 51 предприятие үз хезмәткәрләренә минималь хезмәт хакы күрсәткеченнән дә азрак акча түләгән. Шәһәр мэриясе эш бирүчеләр белән берлектә хезмәт хакларын күтәрү һәм халыкның хезмәткә бәйле хокукларын үтәү юнәлешендә даими эшләргә тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Чаллыда Рөстәм Миңнеханов шәһәргә ун пассажир автобусы тапшыру тантанасында да катнашты. Яңа «НефАЗ»ларны федераль үзәк ярдәме белән сатып алганнар. «Кызганыч, соңгы елларда республикада транспорт белән тәэмин итү һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү мәсьәләсенә бәйле сораулар артты. Без, федераль үзәк катнашында, зур җитди программа башладык. Ул автобусларга бәйле вазгыятьне яхшы якка үзгәртергә булышты», – диде Татарстан Рәисе. Ел азагына кадәр Чаллыда гына да 90 яңа автобус юлга чыгачак дип көтелә.


Фикер өстәү