Әлмәттә рәхәтрәк. Татарстан районнары рейтингы билгеле булды

Кайбыч районы «күк»кә очкан, Актаныш исә упкынга тәгәргән. 2022 ел йомгаклары буенча, Татарстан районнары рейтингы билгеле булды. Беренче бишлек үзгәрешсез. Дөрес, «иң-иң»нәр үзара беренчелек өчен көч сынаша. Әлмәт районы быел Казанны да уздырган әнә. Татарстан шәһәрләре һәм районнары ничек яши? Кайсы районнарда тормыш яхшырак? Күрсәткечләрне «ВТ» хәбәрчесе өйрәнде.

Билгеле булганча, республика районнары һәм шәһәрләренең социаль-иктисадый үсеш рейтингын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республиканың Икътисад министрлыгы әзерли. Исемлек 45 баскычтан тора. Биредә 43 районнан тыш, Казан һәм Чаллы шәһәрләре дә бар. Рейтингны төзегәндә, төбәктәге уртача хезмәт хакы, кулланышка тапшырылган торак күләме, төп капиталга инвестицияләр, салым һәм салымга бәйле булмаган керемнәр, эшсезлек дәрәҗәсе кебек тормышының төрле өлкәләренә караган күрсәткечләр исәпкә алына. Авыл халкыннан гына торган районнарны шәһәр һәм сала кешеләре яшәгән җирлекләрдән аерып тикшерәләр. Саннар гадел булсын өчен шулай эшләнә. Әйтик, Әтнә Казан белән көндәшлек итә алмый, билгеле. Әлеге рейтинг белән килешмәүчеләр дә бардыр. Ничек кенә булмасын, акка кара белән язылган.

«Алтын» район

Рейтингка ышансаң, Татарстанда иң яхшы тормыш Әлмәт районында булып чыга. Нефть төбәге былтыргы исемлектә өченче булса, быел беренчелеккә чыккан. Узган ел аннан 1,7 триллион сумлык товар төяп озатканнар. Алдагы ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 25 процентка арткан. «Бу – республика күләмендә иң зур сан», – дип горурланып сөйләде районның хисап җыелышында Тимур Нагуманов. Былтыр Әлмәт районында алдагы елга караганда 15 процентка күбрәк итеп, 656 миллиард сумлык тулай территориаль продукт җитештергәннәр. Төп табыш нефть икәнен әйтеп-аңлатып та торасы юктыр. Татарстанда былтыр 35,7 миллион тонна «кара алтын» чыгарганнар. Шуның 28,6 миллион тоннасы «Татнефть»кә туры килгән. Район сулышын чагылдыручы тагын бер сан: Әлмәттә былтыр уртача хезмәт хакы, 20 процентка диярлек үсеп, 63 мең 800 сумга җиткән. Татарстан буенча уртача хезмәт хакы исә 54 мең сум тәшкил итә. Ә Балык Бистәсе районында сыер савучы, тракторчылар аена уртача 25 мең сум алып эшли.

Мин дә «кара алтын» өстендә утырсаммы, дип кул селтәргә ашыкмагыз. Кем әйтмешли, байлар да елый. Әлмәтлеләргә якын арада ук җәмәгать транспортына күчеп утырырга туры килмәгәе әле. Баксаң, районда мең кешегә туры килгән автомобильләр саны (542 машина) ил күләмендә иң зурларыннан берсе икән.

– Без куркыныч чиккә килеп җиттек. Алга таба да болай дәвам итсә, Әлмәт халкы «бөке»ләрдә буыла башлаячак. Катлаулы хәлдән чыгуның бердәнбер юлы – җәмәгать транспортын үстерү, – ди район башлыгы.

Районда авыл хуҗалыгы да аксый. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү күрсәткече буенча Әлмәт рейтингның 39 нчы баскычында урнашкан.

– Сез көненә 44 тонна сөт җитештерәсез. Чагыштыру өчен: Кукмарада тәүлегенә 415 тонна сөт савалар, – дип тәнкыйтьләде, районга баргач, Рөстәм Миңнеханов.

Беренче бишлек

Узган ел беренчелекне алган Лаеш районы – быел икенче урында. Яшерен-батырын түгел, аны Казанга терәлеп торуы коткара. Шуңа күрә бөтен күрсәткечләр буенча да алдынгылыкны кулдан ычкындырмыйлар. Былтыр, мәсәлән, алдан фаразланганнан ике тапкыр күбрәк итеп – 350 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырганнар. Шуның 98 проценты (!) – шәхси йортлар. Казан янында үз өеңдә яшәү теләге әнә нишләтә! Лаешта эш тә, аш та бар. Татарстанда җитештерелә торган йомырканың 80 проценты бу районга туры килә.

Казан узган ел икенче урында булса, быел – өченче. Башкалада яшәүчеләрнең кесәсе такырайган. Хезмәт хакларын минималь куллану бюджеты белән чагыштырып караганда, узган ел Казанда яшәүчеләрнең сатып алу мөмкинлеге сизелерлек кимегән. Тынычландыру өчен булса да, әйтик: бу хәл ил күләмендә дә күзәтелә. Дөньядагы вазгыять аркасында, бәяләр күтәрелде, ә хезмәт хакы үзгәрергә бик ашыкмый. Казанда торак төзелеше күрсәткече дә 40 процентка диярлек кимегән. Аның каравы салым һәм салым булмаган керемнәр күрсәткече, 11 процентка артып, 21,7 миллиард сумга җиткән. Бу – республика буенча иң зур сан.

Беренче бишлеккә кергән Тукай һәм Түбән Кама районнарында (быел алар урыннары белән алмашынган. – Ред.) да вазгыять тотрыклы. Дүртенче баскычтагы Тукай районы – авыл җирлекләреннән генә торучы төбәкләр арасында да иң яхшысы. Районның төп тоткасы – авыл хуҗалыгы. Татарстанда җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең өчтән бере нәкъ менә тукайлыларга туры килә. Районда 16 мең баш мөгезле эре терлек, 290 мең баш дуңгыз, 5,2 миллион тавык, 6 мең сарык һәм 482 ат исәпләнә. Биредә 14 мең шәхси хуҗалык һәм 100дән артык фермер хуҗалыгы бар.

Тик торганнар гына ялгышмый. Түбән Кама районына кагыла торган бу сүзләр. Яхшырак эшләгән саен (ә түбәнкамалылар ел саен рейтингның югары баскычында тора), кимчелекләр дә күбрәк күренә, ахры. Эш шунда ки, соңгы арада республика җитәкчелеге катнашында узган чараларда район башлыгы Рамил Муллинны еш кына тәнкыйтьләп телгә алалар. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясендә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «глава»га Түбән Камада машина кую урыннары төзү күрсәткече белән килешмәвен әйтте. Татарстан Икътисад министрлыгы коллегиясендә Рөстәм Миңнеханов шелтә белдерде.

– Түбән Кама былтыр алгарышлы үсеш территориясенә бер резидент та җәлеп итмәгән, яңа эш урыннары булдыру планын үтәмәгән. Түбән Кама районы башлыгын күреп, әлеге мәсьәләдә игътибарлырак булырга кирәклеген әйттем инде. Бүгенге шартларда резидентлар табу кыен икәне аңлашыла, әлбәттә. Әмма башкалар булдыра бит, – диде Рәис.

Балтачка ни булган?

Бәхет кояшы былтыр Кайбычка елмайган. Алдагы елда рейтингның иң соңгы баскычында урнашкан район бер ел эчендә 15 нче урынга күтәрелгән әнә. Ничек итепме? М12 югары тизлекле автомобиль трассасы сәбәпче. Билгеле булганча, республика аша узучы яңа юлның озынлыгы 142 чакрым тәшкил итәчәк. Шуның 60 чакрымга якыны нәкъ менә Кайбыч районына туры килә.

– Узган елны бик уңышлы тәмамладык. Ул финанс ягыннан аеруча да яхшы булды. Өстәмә рәвештә 90 миллион сум табыш алдык. Бу – уртача шәһәрләр өчен дә шактый югары күрсәткеч. Моңа М12 юлы төзелеше бәрабәренә ирештек. Районда өч подрядчы оешма эшли. Аларны вакытлыча Кайбычта теркәлергә үгетләдек һәм салымнарны район бюджетына күчерделәр. Өстәмә рәвештә кергән акчага яңа йортлар төзеячәкбез, – дигән район башлыгы Алберт Рәхмәтуллин.

«Гасыр төзелеше»ндә эшләүче Кайбыч егете Ленар Нигъмәтуллиның кәефе төшкән әле.

– Яңа юлны бигрәк тиз салалар, без озаграк та эшләргә риза, – ди егет. – Районда эш булачак икән дигән хәбәрне зур түземсезлек белән көттек югыйсә. Мин рәсми рәвештә урнашмыйча гына Казанда йөк машинасында эшләдем. Былтыр юл төзелешенә кайттым. Ышанасызмы, Кайбычта икеләтә күбрәк хезмәт хакы ала башладым. Тик яхшы әйбер тиз бетә икән. Зур юлның Татарстандагы өлешен быел ук кулланышка тапшырачаклар, ди.

Кайбыч артыннан Лениногорск һәм Нурлат районнары да югары сикергән. Лениногорскида, мәсәлән, эшсезлек дәрәҗәсе бер ел эчендә 3 тапкырдан да күбрәккә кимегән, төзелеш эшләре 2 тапкыр арткан, авыл хуҗалыгы тармагында күрсәткечләр үскән. Нурлатта былтыр тулай территориаль продукт күрсәткече 88,4 миллиард сум тәшкил иткән. Үсеш – 111 процент. Район икътисадының саллы өлеше, тәгаен әйтсәк, 62 проценты нефть тармагына туры килә. Былтыр Нурлатта 5,9 миллион «кара алтын» чыгарганнар.

2022 елны зур югалтулар белән тәмамлаучылар арасында беренчелек – Актаныш районында. Ул бер ел эчендә 20 баскычка түбән тәгәрәгән. Районда эшсезлек дәрәҗәсе арту, халыкның сатып алу сәләте кимү дә күзәтелгән. Якынча 30 мең кеше яшәгән районда былтыр халык саны 400гә кимегән. Кыскасы, районның яңа җитәкчесенә бурычлар билгеле.

Узган ел Балык Бистәсендә дә җитәкче алмашынды. Аларның эше тагын да күбрәк.

– Күрше Мари Иле белән чагыштырганда, райондагы вазгыять, бәлки, алай ук начар түгелдер. Тик республика районнарын алсак, сезгә әле үсәргә кирәк. Терлекчелек тармагын алсак, оят һәм хурлык. Сез тәүлегенә 46 тонна сөт җитештерәсез. Әтнәдә җирләр ике тапкыр азрак, ә савылган сөт күләме 7 тапкыр артык, – диде Рәис районның йомгаклау сессиясендә.

Исемлекнең иң ахырында – Чүпрәле, Арча һәм Балтач районнары. Былтыргы рейтингта Чүпрәле – 33, Арча – 37, ә Балтач 38 нче урында булган. Районнардагы вазгыятьне әнә шуннан чыгып чамалагыз.

Республика районнарында узган йомгаклау сессияләрендәге чыгышлардан:

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе:

Чирмешән районы үзәген тәртипкә китерергә кирәк. Сезнең район башкалардан аерылып тора. Эш-көч куюны таләп итүче объектлар да җитәрлек. Бирегә безнең архитектура десантын җибәрергә кирәк. Килсеннәр, карасыннар, киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерсеннәр. Район үзәге матур булырга тиеш дип саныйм.

Әсгать Сәфәров, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе:

– Хакимиятнең төп бурычы халык ышанычын яулаудан гыйбарәт. Чөнки без аларга хезмәт итәбез. Ни кызганыч, соңгы социологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, Бөгелмә районында хакимияткә ышаныч дәрәҗәсе – республика күләмендә иң түбән күрсәткечләрнең берсе… Бөгелмәне ташламаячакбыз!

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе:

Әгерҗе районында былтыр 6,97 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Бу – алдан фаразланганның нибары 42 процентын тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләренә караганда, рейтингның 44 нче баскычыннан 41 нче урынга күтәрелгәнсез. Ерак китмәгәнсез, билгеле. Сезнең күпкә яхшырак нәтиҗәләргә ирешкән чакларыгыз да бар иде. Төрле елларда 34 нче урынга кадәр күтәрелдегез. Димәк, мөмкинлекләр бар.

Олег Коробченко, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры:

Менделеевск районының 12 авылында стационар сәүдә нокталары юк. Кулланучылар берләшмәләре тырышлыгы белән биредә күчмә сәүдә оештырыла. Моның өчен район 1 миллион 400 мең сум акча алды. Тик әлеге җирлекләрдә кибет булдырырга тырышырга кирәк.

Эльвира Вәлиева

Татарстан районнары рейтингы, 2022 ел нәтиҗәләре:

Урыны Район, шәһәр исеме Үзгәреш
1 Әлмәт +2
2 Лаеш 0
3 Казан -2
4 Тукай +1
5 Түбән Кама -1
6 Яңа Чишмә +3
7 Югары Ослан +1
8 Чаллы -2
9 Алабуга +2
10 Питрәч -3
11 Менделеевск -1
12 Азнакай +6
13 Чирмешән +1
14 Лениногорск +16
15 Кайбыч +30
16 Биектау +4
17 Минзәлә -4
18 Яшел Үзән +6
19 Алексеевск -4
20 Бөгелмә +3
21 Мөслим +15
22 Саба +4
23 Сарман -4
24 Нурлат +16
25 Тәтеш -3
26 Зәй -5
27 Баулы +8
28 Мамадыш -11
29 Буа -13
30 Чистай -3
31 Ютазы -6
32 Актаныш -20
33 Аксубай +10
34 Кукмара -5
35 Кама Тамагы +7
36 Әлки -5
37 Әтнә -4
38 Апас -6
39 Балык Бистәсе -11
40 Спас -2
41 Теләче 0
42 Әгерҗе +2
43 Арча -4
44 Чүпрәле -10
45 Балтач -8

 


Фикер өстәү