22 февраль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара җинаять корбаннарын яклау көне

1990 елда Бөекбритания министрлар кабинеты «Җинаять корбаннары хартиясен» кабул итә. Бу көн җәмгыять, хөкүмәт игътибарын җинаять корбаннарының проблемаларына юнәлтү өчен оештырыла.

Бүген бөтен дөньяда криминаль гамәлләрдән зыян күрүчеләргә ярдәм итү буенча 200гә якын программа эшли.

 

55 ел элек (1968) көнбатыш Антарктида ярларында «Беллинсгаузен» совет поляр станциясе ачыла

Станция боз континентында географик, геологик, гляциологик һәм биологик тикшеренүләр үтәү өчен ачыла.

Бүген бу Россия антарктик экспедициясе (РАЭ) составындагы иң кечкенә кышлау станцияләренең берсе – анда ел әйләнәсендә 8 кеше һәм 5 сезонлы белгеч эшли.

 

57 ел элек (1966) Җирнең ясалма иярчене «Космос-110» җибәрелә

Аның бортына ике эт (Ветерок һәм Уголек) урнаштыралар. 16 март көнне очыш тәмамлана, экипаж уңышлы гына җиргә төшә.

Очышның максаты тере организмнарның 900 км га кадәр космос киңлегендә озак булуының тәэсире турында мәгълүматлар алу булган.

 

Татар кенәзләре

239 ел элек (1784) Екатерина II «Кенәзләргә һәм морзаларга Россия дворяннарының барлык өстенлекләреннән файдаланырга рөхсәт итү турында»гы указ чыгара.  шуннан соң XVI-XVII гасырларда Россия патшаларына хезмәткә итәргә күчкән һәм алар тарафыннан мактаулы дворяннар исемлегенә кертелгән татар нәселләренең бер өлеше «татар кенәзе» титулын ала. Шул ук вакытта аларны дворяннарның шәҗәрә китабына керткәннәр, ә герольдиядә махсус исемлек белән яздырганнар.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү