Газетага язылу

Татарстанда +15 градус җылы булачак

Бүген Татарстанда элек урнашкан коры һәм аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада урыны белән алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.
Җилнең тизлеге секундына 3-8 метрга кадәр җитә.
Салкын төннән соң Татарстанда  көндез +15 градуска җылы булачак.  
Татарстанда октябрь ахырына кадәр аномаль җылы һәм коры һава торышы фаразлана.

Быел октябрьдә температураның биш рекорды яңартылды. 13 октябрьдә – 1896 ел, 16 октябрьдә – 1923 һәм 1955 еллар, 17 октябрьдә – 1917 ел, 24 октябрьдә – 2005 һәм 2006 еллар, ә 27 октябрьдә – 2019 ел рекордларыннан быел температура югарырак булды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре