28 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда яшәүче хатын-кыз, саклык акчасын арттырам дип, мошенникларга 950 мең сум күчергән
Чистайда яшәүче 63 яшьлек хатын-кыз, саклык акчасын арттыру мөмкинлегенә ышанып, бер миллион сумга якын акчасын югалткан.
-
МӨҺИМ
Кулдан ычкынмасын: машина йөрткәндә видеолар карау юл һәлакәте куркынычын 20 тапкыр арттыра
Телефонда хәбәрләр яза, видео төшерә, шул ук вакытта рульне бора. Үзегезне таныдыгызмы? Телефонга 1 секундка гына күз салган арада да сәгатенә 60 чакрым тизлек белән барган автомобиль 16 метр юл уза. Бу вакыт эчендә автомобильче үзен дә, башкаларны да куркыныч астына куя.
-
Яңалыклар
Чаллыда күп катлы йортта чыккан янгында 69 яшьлек пенсионер зыян күргән
Чаллыда күп катлы йортта чыккан янгында төтен белән агуланган ир-атны хастаханәгә китергәннәр.
-
Яңалыклар
Түләнгән штрафлар белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса нишләргә икәнлеген аңлаттылар
Кайвакыт штраф түләнсә дә, эшнең суд приставларына тапшырылу очраклары булгалый.
-
Яңалыклар
Бер төн эчендә Россия күгеннән 531 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән
Узган төндә Россия күгеннән 531 пилотсыз очкычы юк ителгән.
-
Яңалыклар
Татарстаннан СВОда катнашучыларның хатыннары хоры Амур өлкәсендә чыгыш ясаячак
29-31 октябрьдә Амур өлкәсенең өч торак пунктында – Белогорск шәһәрендә, Ромны авылында һәм төбәк үзәге булган Благовещенскида махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан хәрбиләренең хатыннарыннан оештырылган «Бездән башка беркем дә» волонтёрлык хәрәкәте хоры чыгыш ясаячак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Кайбер эшче һөнәр ияләренең хезмәт хакы 30 процентка арткан
hh.ru сервисы үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, соңгы бер ел эчендә кайбер квалификацияле эшче һөнәрләрендә хезмәт хакы тәкъдимнәре 30 процентка диярлек арткан, бу нәтиҗәләреннән күренә.
-
Яңалыклар
Татарстанда +15 градус җылы булачак
Бүген Татарстанда элек урнашкан коры һәм аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.