Газетага язылу

Авыл капкасы

Бер мәлне авыл капкасы турында сүз чыкты да бер егет ипләп кенә сорап куйды: «Ә нәрсә була ул?» Мин сәер генә карап алдым да «соңрак» дип ишарәләдем. Соңрак онытылды. Әле менә искә төшеп китте...

Элек авыл хәзерге ишегалды шикеллерәк итеп, киртәләр белән уратып алына торган булган. Бу үзенә күрә бер саклану чарасы инде. Читтән төрле ерткыч-җанварлар, шикле бәндәләр авылга килеп кермәсен өчен. Урман да якын бит, ә анда элек ерткычлар гына түгел, качкыннар да йөргән.

 

Менә шул әйләндереп алынган авылдан чыгып китү, кайтып керү өчен дүрт тарафта дүрт капка булган. Бәләкәй чакта безнең авылда да бар иде әле ул. Бездә аны «басу капкасы» дип йөртәләр иде, чөнки совет чорында урманнарны кисеп, басулар ясап бетергәннәр, авылдан чыгу белән басулар башлана. Ул чорда инде авылның үзен түгел, ә аңа терәлеп торган басуларны киртәләп әйләндерә торганнар иде. Хәзер ул капкалар да юк инде. Басулар да юк диярлек. Басу капкасының ни икәнен дә безнең ишеләр генә – совет иленең койрыгын күреп калучылар гына беләдер.

 

Без, болай дип кычкырып йөрмәсәк тә, ата-бабаларны бик надан итеп, акылсызрак итеп күз алдына китерергә тырышабыз бит инде. Шулай да мин, алар бик хәстәрлекле, үз кавемнәре өчен җаваплы затлар булгандыр, дип уйлыйм. Авыл капкалары аларның әнә шул җаваплылык тойгысыннан үсеп чыккандыр. Үзенә күрә бер блокпост бит инде бу.

Читләр алдында без хәзер өлтерәп торабыз, алларына капланып чабаталарын ялардай булып кыланабыз. Кунакчыллык, киң күңеллелек, әлбәттә, кирәк. Ләкин... без бит аның белән генә чикләнмибез. Безгә читләрнең үзләре дә, әйткән сүзләре дә, кылган гамәлләре дә искиткеч яхшы булып тоела. Аларны без үзебездән дә өстен куябыз. Менә без барыбыз да үз илебездәге проблемалар турында сөйләгәндә болай дип мисал китерәбез: «Чит илләрдә болай түгел, андамы!..», «О, чит илдә булсак!» Без үз әдәбиятыбызны да читләрнекеннән түбәнрәк дип уйлыйбыз. Үз телебезне чит телләрдән ярлырак, кирәксезрәк итеп күрәбез. Халык үз йөзен әнә шул капкалар юкка чыкканнан соң җуя башлагандыр кебек тоела.

Авыл капкалары юкка чыккач, әллә күпме чит-ят нәрсәләр бәреп керде. Бернинди тикшерүсез, сынаусыз. Һәм без үзебезгә, халкыбызга турыдан-туры каза китерә торган нәрсәләрне дә колач җәеп каршы алдык. Сүз кешеләр турында гына бармый. Төрле телләр, гореф-гадәтләр, фикерләр, хисләр…

 

Ата-бабалар ул кадәр үк сөяксез дә, буынсыз да булмаган инде безнең. Чит-ятлар алдында бик егылып китмәгәннәр. Читтән килүче башта әнә шул авыл капкасына килеп сарылган. Капка төбендә тикшерү узгач кына авылга уза алган. Хәтта төпләнеп калганнарына да саклык белән караганнар, алар башта «авылдаш» түгел, ә «килмешәк» статусында йөргән. Бары тик үзләренең кемлеген аклаганнан соң гына үз кешегә әйләнә алганнар. Ә үзенең юньле адәм икәнен исбатлый алмый торган әтрәк-әләмне куып җибәрергә дә күп сорамаганнар. Безнең арага кергән икән, безнең кебек булсын.

 

Кырысрак инде, әлбәттә, әмма бу – гадел кырыслык. Кайчагында мин халкыбызның һәм рухи хәзинәләребезнең бүгенгәчә сакланып калуында әнә шул авыл капкалары да хәлиткеч сәбәп булгандыр дип уйлыйм. Авыл капкасы бит ул җиргә утыртылган киртә генә түгел, ул – кеше күңелендәге иләк тә. Ул капканы теләсә кемгә, теләсә нәрсәгә ачарга ярамый. Капкасы юк басуны һәркем үзенчә утап, үзенчә сөреп чыга... Үзе теләгәнне үстерә...

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре